Логотип
Хәбәрләр

«Кеше китә - җыры кала»

2025 елның апрель аенда телеэкраннарга Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” повесте буенча төшерелгән сериал чыкты. Әле күрсәтелә башлаганчы ук купкан шау-шуның юкка булмавына инандык. Чөнки мондый югары дәрәҗәдәге тарихи татар сериалы бездә моңа кадәр әле юк иде. Сериалның режиссёры Александр Далматов, язучының кызы Гәүһәр Хәсәновага (Мәһдиева) безне кызыксындырган сорауларны бирдек.

Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева)

Бу проект хакында мин Александр Далматовтан ишеттем. Шуңа кадәр Александр белән таныш түгел идем. Танышып, берәр сәгать сөйләшеп утарганнан соң мин бу яшь егеттә югары дәрәҗәдә мөстакыйль фикер сөреше барын һәм татар әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын тирәннән күзаллавын сиздем. Ул миңа “Кеше китә – җыры кала” әсәрен сериал итеп төшерергә нияте һәм хыялы барын әйтте. Нигә нәкъ шушы повестьне сайлавын да аңлатты: әсәрдә бер гаилә язмышы гына түгел, татар авылы, татар халкының бик авыр елларга туры килгән язмышы сүрәтләнә, ягъни татар тормышының тулы бер картинасын кино форматында күрсәтү зарури булуын әйтте.

Сериалга әзерлек чорыннан алып бөтен төшерү процессы дәверендә һәрбер адым, яңалыктан хәбәрдар булдым, чөнки Александр мине актерлар кастингына да киңәш өчен чакырды, соңыннан съемка майданчыкларына да алып барды, съемка төркеменең мессенджерларда группалары булдырылды, һәм мин шул группаларда бөтен яңалыклар, уңышлар, төшерәләчәк эпизодлар хакында белеп яшәдем. Режиссер мине хәтта бер эпизодка массовкада катнашырга чакырды: бу инде миңа процессны эчтән күрү өчен бик кызыклы тәҗрибә булды.

Сериалны тулысынча премьерасына кадәр мин дә күрмәдем. Бөтен халык белән бергә карый башлау уйлавымча дөресрәк булыр иде. Һәрбер чыккан сериясе хакында фикер алышу үзенә күрә бер шатлык. Барыбыз да серияләрне көтеп алабыз, ләкин повестьне укыганнар инде фаҗиганең гел тирәнәя барганын аңлыйлар.

Аерым эпизодлар, манзаралар хакында “ошый-ошамый” категориясендә фикер йөртмим. Талантлы режиссер, талантлы актерлар, оператор, режиссерлар, талантлы рәссам, композитор, шагыйрь һәм башка бик-бик күп көчен биргән кешеләр талантлы әсәрне сәнгатьнең башка бер форматында шушы югары дәрәҗәдә бирә алганнар икән – бу инде барысының да бәхете һәм уңышы. Аерып бер актерны да атамыйм, чөнки барысы да минем өчен бик кадерле, алар минем әтиемнең геройларын миңа (!) күрсәтеп тә, аңлатып та бирүчеләр. Алар бу рольләрен шулкадәр яратып башкаралар, мин алар алдында баш иям...

Александр Далматов

“Кеше китә - җыры кала” гаиләләрне кабат телевизор экраннары каршына җыйды. Сериалның төп җиңүе шушымы икән? Ә бәлки күпләрнең хәзер шушы әсәрне яңадан укый башлауларында?

Мин телесериалның төп җиңүе дип әлбәттә экраннарга кайтаруны да, әсәрне яңадан укуны да әйтә алам. Ләкин, миңа калса, сериалның төп җиңүе – ул шушы әсәрнең экранга чыгуы. Чөнки без бу әсәр аркылы татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, күркәм холык-фигылен һәм сынмас халык булуын күрсәтәбез; шундый авыр елларда да халкыбыз үзенең әхлагын, кыйбласын, динен, телен, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен югалтмаган.

Киемнәр, локацияләр, рольләрне эшләү ягыннан да тарихчы булуым бик нык ярдәм итте. Монда бит образлар бик күп. Шул исәптән Татарстан обкомы җитәкчесе, райком секретарьләре... Һәрберсенә тарихи яктан якын килергә кирәк иде. Сериалның монтажы, дәвамлылыгы өчен берничә образ өстәдек, сценарийны яңадан яздык. Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә сценарий язылды. Шуңа күрә андагы борылышлар, кискен характерларның килеп чыгуында әлбәттә шул тарих ята инде. Тарих һәм журналистика белеме.

Бу сериалны төшерә башлау кайчан хәл ителде?

2024 елның гыйнвар-февраль айларында. Март аенда без әзерләндек һәм апрель аенда инде Теләче районы Үзәк авылының ат фермасында беренче төшерү көннәре башланды, 2025 елның 13 февралендә генә тәмамладык.

Кайбер вак төгәлсезлекләргә карата булган тәнкыйтькә сез нинди мөнәсәбәттә?

Тәнкыйтьткә мин бик уңай карыйм. Чын тәнкыйть булырга тиеш. Ләкин ул “миңа ошамады, болай буламы инде?” дип кенә түгел, ә конкрет җитешсезлекләрне күрсәтергә тиеш. Ә мондый тәнкыйть, кызганычка каршы, әлегә юк. Ниндидер гаепләү, көнләшү нигезендә туган гаепләү генә бар әлегә. Киемнәр, локацияләр, йортлар ягыннан да “киноляплар” бар инде. Ләкин татар киноиндустриясе ул әле туып, аякка басып кына килә. Шуңа күрә аңа бик зур таләпләр дә куеп булмый. Россия күләмендәге зур фильмнар өчен авыллар, хәтта шәһәрләр төзиләр. Ләкин бездә бу яктан барысы да чикле. Кечкенә генә бюджет белән шулай төшерә алу ул үзенә күрә батырлык дип саныйм.

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев уйнаган Шаяхмәт роле күпләрнең күңеленә хуш килде. Башта ук аны шушы рольгә алырга ниятләгән идегезме? Бер интервьюда Илтөзәр абый сезгә сериал төшерү процессында да ярдәм итте, дидегез. 

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев безгә нык ярдәм итте. Чөнки ул татар телен, татар аһәңен, татар җанын бик яхшы тоя, татар авылын бик яхшы белә. Татар әдәбиятында суда йөзгән балык кебек дип әйтергә була. Шуңа күрә аның киңәшләре безгә бик әйбәт булды.  

Еш кына, театр артистлары сәхнәдә үзләрен бик иркен тотса да, камера каршында башка кешегә әйләнеп, югалып та калалар төсле. Бу сериалны төшергәндә дә шушы хәл килеп чыгу куркынычы булмадымы? 

Кинода театр уйнау мәсьәләсенә килгәндә, андый проблема бар. Монда артисттан гына тормый. Безнең әле татар кино теле формалашып җитмәгән, шулш телне формалаштырып бетерергә кирәк башта. Нинди булырга тиеш ул? Минем уйлавымча, ул күбрәк сөйләм жанрына якын булырга тиеш. Һәр дубльне төшергәндә «театр уйнау китмәсен» дип уйладык инде… Ләкин бар инде андый дубльләр дә. Төшергәндә әйбәт кенә шикелле, ә карый башлагач кайберләрендә әзрәк хилафлыклар булу күренә. 

Төп рольләргә ешрак күз уңында булган, халык күбрәк таныган Казан театрлары артистларын түгел, ә республикабызның башка шәһәрләрендә театрларда уйнаучы артистларын сайлагансыз. Бу сезнең принципиаль адым булдымы? 

Рольләрне бирүгә килгәндә, мин әлбәттә бөтен театрлардан яңа артистлар, яңа йөзләр сайларга тырыштым, яшереп әйтмим. 

Финанс ягыннан ярдәм күрсәтелеп, тиз арада яңа мөмкинлек бирелсә, кайсы татар язучысының нинди әсәренә нигезләнеп фильм яки сериал төшерер идегез? 

Зөлфәт Хәкимнең «Легионер» әсәрен сәхнәләштерер идем, Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар»ын, Аяз Гыйләҗевның «Яра»сы һәм «Өч аршин җир», Хәсән Сәрьянның «Бер ананың биш улы». Әлбәттә, Мөсәгыйть Хәбибуллинның тарихи романнары белән эшләр идем, ләкин бездә бит киноиндустрия юк… Киностудия дип 30 ел сөйлибез, һаман ачылганы юк. Гәрчә фильмнар да төшерелә, алга китеш тә барлыгы сизелә, ләкин киностудия юк. Менә киностудия булса, безнең үзебезнең киногримёрлар, киносцеаристлар, кинорәссамнар барлыкка килер иде. Мәскәүдән белгечләр кайтыр иде, булганнары китмәс иде. Ул очракта бөтен жанрларда да эшләп булыр иде. 

Сез хәзер нинди эш белән мәшгул? Бәлки инде яңа сериал төшерүгә тотынгансыздыр?

Әлеге вакытта мин бер театрда (театрның кайсы икәнен әйтмим) киноспектакль куярга планлаштырам һәм “Яңа Гасыр” каналы өчен без җәй көне Туфан Миңнуллин әсәрләре нигезендә сериал төшерәчәкбез. Шулай ук пьесалар иҗат итәм һәм хикәяләр язам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021