КФУ экологлары Яңа ел чыршыларын яңадан ничек кулланып булуы турында сөйләде

Яңа ел чыршылары ашлама буларак кулланыла алмый, әмма алар үсемлекләрне каплау өчен бик әйбәт япма материал. Шул турыда КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты кафедрасы ассистенты, директор урынбасары Мария Кожевникова сөйләде. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ылыс кыйммәтле биологик компонентларга бай, әмма ашламага бармый ул. «Нарат шулай ук туфракта кислоталылыкны арттырачак, әмма күп түгел», - диде эколог.

Кожевникова бәйрәмдә тере агач куярга яратучыларга чыршыларны чүлмәктә алырга киңәш итте. «Аларны яңадан бакчага утыртырга була», - диде эксперт.

Казанда 10 гыйнвардан тере чыршыларны кабул итү пунктлары эшли башлый. Аларны махсус контейнерга салып китерү җитә. Кабул итү пунктлары Гадел Кутуй, 160; Җиңү проспекты, 141 йортларында урнашкан.

Чыганакк: татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
247
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәния Фәрхи турында: «Бөтен акчасын ир-атларга биреп бетерде, үзенә кайтырлык та акчасы калмады»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы