КФУ галиме яшен сугудан саклану өчен киңәшләр бирде
Казан федераль университеты Физика институтының квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасы мөдире, профессор Морат Таһиров Татарстан халкына яшен сугудан саклану буенча кайбер киңәшләр бирде...
Казан федераль университеты Физика институтының квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасы мөдире, профессор Морат Таһиров Татарстан халкына яшен сугудан саклану буенча кайбер киңәшләр бирде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Профессор искәрткәнчә, яшен техника түгел, ә кеше өчен зур куркыныч тудыра. Кан һәм лимфа составында тоз булу сәбәпле, кеше электр тогын үткәрүче санала.
Морат Таһиров яшенле яңгыр вакытында кәрәзле телефоннан сөйләшү куркыныч икәнлеге турындагы мифның ялган булуын искәртте. «Телефон электромагнит дулкыннарны тота, шунлыктан аны файдаланырга мөмкин», - дип искәртте ул. Һәм телефоннан сөйләшеп вакыт әрәм итмичә, тизрәк ышыкланыр урын эзләргә киңәш итте.
Шул ук вакытта, галим биек объектлар һәм әйберләр, ялгыз агачлар янында басып торуның куркыныч булуына, аларны еш кына яшен сугуына игътибар юнәлтте.
Әгәр яшенле яңгыр вакытында урамда түгел, өйдә булсагыз, электр приборларын сүндерергә, шулай ук шарсыман яшен бүлмәгә очып кермәсен өчен, тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк. КФУ профессоры Җирдә һәр секунд саен якынча 100 яшен сугуын һәм яшеннең әле күптән түгел генә ачылган үзенчәлекле төрләре (джетлар, спрайтлар, эльфлар) турында искәртте.
- «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, иртәгә, 1 июньдә, атмосфера фронтлары Татарстанга яшенле яңгырлар алып киләчәк. Шулай ук җилнең тизлеге көчәер һәм боз явар дип көтелә.
ЧЫганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк