Логотип
Хәбәрләр

КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 30 майда 14:00 сәгатьтә КФУның “Мизгел” яшьләр театрының яңа режиссеры Илфак Хафизов театрга актерлар составын җыя. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбә...

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 30 майда 14:00 сәгатьтә КФУның “Мизгел” яшьләр театрының яңа режиссеры Илфак Хафизов театрга актерлар составын җыя. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә хәбәр итте.

Кастингка теләгән һәр кеше дә килә ала. Режиссер сүзләренчә, кастингта катнашырга студентлар гына түгел, ә университет мөгаллимнәре дә теләк белдергән.

“Мизгел” октябрь аенда спектакль куячак. Шуңа кадәр кастинг игълан итеп, кешеләрне карап алырга кирәк дигән фикергә килдек. Минем кемнәр бар, нинди юнәлештә эшләргә кирәк икәнен беләсем килә. Көчле команда җыелачак, таләпләр зурдан”, - диде Илфак Хафизов.

Илфак Хафизов “Мизгел” театры белән генә түгел, ә Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең җыр һәм бию төркемнәре, шулай ук “Әллүки” әдәби берләшмәсе белән дә эшләргә теләген белдерде.

Катнашучылар җыр, бию, шигырь һәм башка иҗади чыгышлар әзерләп килә ала.

Кастинг Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан урамы, 2нче йорт) бинасында   узачак. Конкурсантларның чыгышына төп бәяне популяр актер, кинорежиссер, сценарист, “Болгар” радиосы алып баручысы, “Мизгел” театрының төп режиссеры Илфак Хафизов бирәчәк. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк