Хәким: «Шәхси тормышым хакында бөтенләй уйламыйм»

- Концерттан соң кызлар синең белән фотосүрәткә төшәргә ашыга. Социаль челтәрләр аша да, үзеңә дә ярату сүзләре җиткерәләр. Очрашып йөргән кызың бармы? Шәхси тормышка вакыт каламы?
- Очрашып йөргән кызым юк. Бүгенге көндә шәхси тормышым хакында бөтенләй уйламыйм, ул икенче планда. Үземнең бөтен вакытымны һәм көчемне бары тик иҗатыма гына багышлыйм.
- Сиңа нинди кызлар ошый?
- Миңа юмор хисе булган, ихлас, тәрбияле, тәртипле кызлар ошый. Шул ук вакытта ул зәвыклы киенә белергә, яхшы музыка тыңларга һәм әдәбият белән кызыксынырга тиеш.
- Холкың нинди? Башкалар белән уртак телне тиз табасыңмы?
- Үземне «авыр» характерлы кешегә санамыйм, шуңа күрә башкалар белән уртак телне тиз табам.
Чыганак: intertat
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 09:22
-
5 март 2021 - 10:06
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
Наркотикларга – юк! 12+