Логотип
Хәбәрләр

"Хәләл" комитетының яңа рәисе билгеле

23 июльдән Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карары белән Ирек хәзрәт Җиһаншин “Хәләл” стандартлары буенча комитет рәисе итеп билгеләнде. Бүгенге көнгә кадәр...

23 июльдән Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карары белән Ирек хәзрәт Җиһаншин “Хәләл” стандартлары буенча комитет рәисе итеп билгеләнде.

Бүгенге көнгә кадәр Ирек Җиһаншин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры булып эшләде. Фондны ул 2016 елдан бирле җитәкләде.

Ирек хәзрәт “Мәрҗани” мәчете имамы, Россия ислам университеты проректоры, “Хәләл” стандартлары буенча комитет рәисе урынбасары һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге мөдире булып эшләде.

  • Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитеты 2005 елда хәләл продукция җитештерүне контрольдә тоту һәм алга этәрү максаты белән оештырылды. 

"Хәләл" комитетының элекке җитәкчесе Марат Низамов вазифасыннан азат ителде. Искәртеп узыйк, июнь аенда Татарстанда дуңгыз итенә "хәләл" дип язылган стикеркуелуга бәйле рәвештә низаг килеп чыккан иде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк