Логотип
Хәбәрләр

Хәлиле якынрак шул...

Чү, аны бит әле абзыйлар «кияүгә чыгуың да икеле» дип кисәткән иде. Ә йөрәк эшенә кем тыгыла да, кем яратма дип боера?! Училищедан театрга яңа яшьләр килә. Әнә, тагын курслар җыялар, ди. Исламиягә нәк...

Чү, аны бит әле абзыйлар «кияүгә чыгуың да икеле» дип кисәткән иде. Ә йөрәк эшенә кем тыгыла да, кем яратма дип боера?! Училищедан театрга яңа яшьләр килә. Әнә, тагын курслар җыялар, ди. Исламиягә нәкъ вакыты, имтихан тапшырасы. Равил Тумашев аның ниятен белгәч: «Бармыйсың, юкка вакыт әрәм итмә, син дүрт елда бездә танылган саен таныласың гына», – ди.

...Җыелыш уртасында гына ишек ачыла. «Яңалар»ның берсе икән. «Исәнмесез, мин Хәлил Мәхмүтов, сезнең театрга билгеләндем», – ди. Егет чибәр, озын буйлы, төз гәүдәле. Исламиянең сәхнәдәше Наилә дустының колагына: «Сиңа егет булды, бергә уйныйсыз», – дип пышылдаса да, кыз берни ишетми, мизгел эчендә күз алдында авыл күренешләре җанлана. Гариф югары очта гармун сыздыра... Гариф... Аның армиядән көтеп алган егете... Кайтты ул, милициягә эшкә урнашты. «Казанга кил», – дип ялына Исламия, юк, колагына да элми егет... Ә үзе яратам ди, яратам... Нәрсә соң инде бу, Хәлилне күргәч, Гариф төссезләнеп калды. Йөрәк әллә нишли... «Бер күрүдә гашыйк булдым», – диюләре хак микәнни!

«Туганнар» (авторы – М.Шәрифуллин) спектаклендә Хәлил ятим малай Рифкат, ә Исламия – Роза, аның тәкәббер абыйсының сөйгән кызы... Роза үсмерне кызганып гел ярдәм итәргә тырыша. Бервакыт Мамадышта гастрольдә йөргәндә Хәлил аңа: «Минем күлмәгемне юып бир әле, Исламия», – дип үтенә. Әлбәттә, кыз гаҗәпләнә. Егет мөстәкыйль, укыганда ук, дәрестән соң тимер юлда вагон бушаткан, йөк төягән. И тырышып-тырышып юа зәңгәр күлмәкне Исламия, и тырышып-тырышып үтүкли! Ахырдан гына егетнең хәйләсе ачыла: араларны якынайтыр өчен сәбәп кенә икән ул... Ә аралар, чынлап та, якыная. Ике ай дигәндә Хәлил тәмам йөрәк түренә кереп утыра. Сеңелесе Розаның туена да икәү кайта алар. Кайта дигәннән, егет: «Үзеңне генә җибәрмим, сине анда Гариф алып калачак», – ди. Буран котыра, бәләкәй кукуруз самолеты очмый, яшьләр Саескан тавына кадәр такси яллый, Базарлы Матакка көч-хәл белән кайтып җиткәч, туганы йөк машинасы белән озата, ул да кар көртенә бата. Бер чуаш авылында төн кунып, иртән чыксалар... Яңгыр явып җирне катырган, аяк асты боз гына. Туйга соңара кунаклар, әмма никахка җитешәләр. Хәлил Мәрвия апа белән Һидиятулла абзыйдан: «Кызыгызның кулын сорыйм», – дигәч, чаптырып кына мулла китертәләр... Нигезенә ярату түшәлгән Мәхмүтовлар гаиләсе шулай корыла... Аннары кызлары Лилия туа. Апасына иптәшкә Ләйсән дөньяга аваз сала. Өй, ир, балалар мәшәкате сәхнәдән читләштерми, киресенчә, Исламия иҗат диңгезенә тагын да тирәнрәк чума. Күрегез, мәшһүр затларыбыз аның турында ниләр яза! «Исламия Мәхмүтова башкарган рольләргә горурлык, бәйсезлек хас» (Аяз Гыйләҗев.), «Кыр казлары артыннан» драмасының премьерасы 1976 елда күрсәтелде. «Сәхнәләрдә әле дә уйналган бу әсәремнең шулай озын гомерле булуы, һичшиксез, Исламия Мәхмүтованың талантлы башкаруына бәйләнгән дип уйлыйм» (Илдар Юзеев), «Исламиянең матурлыгы өстенә Ходай биргән тавышы ни тора!» (Әзһәр Шакиров).

Смеральдина («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони), Гөлбану («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Мария («Гөнаһлы хатын», М.Сторожева), Шамилә («Без бит авыл малае», Т.Миңнуллин), Беатриче («Гаугалы мәхәббәт», В.Шекспир), Гөлсем («Әниемнең ак күлмәге», Ш.Хөсәенов), Койтымбикә («Ител суы ака торур», Н. Фәттах) һ.б. һ.б. кебек образларны сәнгати югарылыкка күтәреп ничә артист уйнар иде икән? Берәү! Ул да булса – Исламия Мәхмүтова! Арка терәге, рухташы, Хәлил Мәхмүтов белән икәү бер сәхнәне тутыра иде алар. Дөрес, артистка партнерлары Ринат Мифтахов, Илдус Вәлиев, Харис Төхвәтуллин, Наил Шәйхетдинов, Марсель Җәббаровлар белән дә уртак тел таба. Бүген дә аларның һәркайсын сагынып искә ала, әмма үзенең Хәлиле якынрак шул, якынрак...

Исламия ханымны без көрәшче итеп тә беләбез. Камаллылар яңа бинага күченгәч, искесе, ягъни бүгенге тарихи К.Тинчурин театры бинасын сорап алты артист – Исламия Мәхмүтова, Марсель Җәббаров, Айзәрә Мотаһарова, Әнәс Галиуллин, Ринат Мифтахов, Гөлчирә Закирова Мәскәүгә – СССР Мәдәният министрлыгына китә. Зарлары зар: Спас манарасындагы бүлмәнең түбәсе җимерелгән. Ильичева фамилияле түрә аларны кабул итә, артистлар сөйләгәндә Әнәс Галиуллин зур сумкасына төягән мактау грамоталарын өстәлгә өя бара, өя бара, Ильичева кәгазь артына күмелә яза. Хуш, түрә: «Уңай хәл кылыныр», – дип өметләндереп озата, егетләр-кызлар Берлинны алган кебек Казанга кайтып төшә. Поезддан төшүгә «партизаннар»ны Мәдәният министрлыгына чакырталар. Туры сүзле Исламия министрга: «Исемгә кәгазь тутырган идем, бу хәлләрдән соң бирмәссез ахрысы», – ди. «Исламия, безгә алай түбәнсетеп карамагыз инде, рәхмәт, баргансыз», – ди министр. Җиңдек дигәндә генә Мәхмүтова бер күңелсез хәбәр ишетә: «бинаны филармониягә сорыйлар», ди. Алар дәррәү академик Мансур Хәсәнов янына йөгерә. Исламия ханым катгый: «Мәңгелек тарихи бинаны бию ансамленә биреп иштермәкчеме сез?! Театрны бары тик театр гына саклап кала!»

Автор: Нәбирә Гыйматдинова

Фото: журнал архивыннан

Мәкалә «Сәхнә» журналының 2018 елның декабрь санында чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк