Хәмдүнәгә нәрсә җитми?

Хәмдүнә апа янәдән хайп юлына баскан. Әле күптән түгел генә үзенчәлекле фотосессия белән шаккатырды. Җырчы декабрьдә узачак Халыкара «Татар Җыры» эстрада фестиваленә әзерлек башлаган – ул яңа образ сайлый. Төрле кызыклы экспериментларда теләп катнашучы Хәмдүнә Тимергалиева, бу юлы тамашачыны яңа образы белән шаккаттырмакчы. Татарстанның халык артисткасы күнегелгән сәхнә күлмәкләреннән баш тартып, заманчарак вариантка тукталырга булган. Чалбарлы костюммы? Әллә итәклесеме? Берсен генә сайлап алу бик авыр.
Әле ул гына да түгел, популяр инстаблогер «Хәмднюша» да үзенең яңа чыгарылышын тәкъдим итте. Шок! «Ватаным Инстаграм» газетасы статистикасы буенча соңгы арада Хәмднюша лайклар аз җыя икән! Топ-блогер моны «мәгънәсезлек» дип атый һәм МС Шеф-Шәриф белән челлендж ясый. Ул рэп баттл форматында үзенең текәлеген раслый һәм ел вакыйгасы – «Татар җыры» алдыннан Хәмднюша калган җырчыларга да мөрәҗәгать итә.
Автор: А.Галимова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 октябрь 2023 - 16:03
-
3 октябрь 2023 - 09:23
-
2 октябрь 2023 - 11:15
-
1 октябрь 2023 - 11:46
-
30 сентябрь 2023 - 11:49
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте