Логотип
Хәбәрләр

Х.Миргалимов туган телләрне ирекле укыту буенча закон проектына катгый "юк!" дияргә өндәде

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Дәүләт Советы утырышында туган телләрне ирекле укытуга кагылышлы закон проектына карата фи...

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Дәүләт Советы утырышында туган телләрне ирекле укытуга кагылышлы закон проектына карата фикерен белдерде.

Ул, Ленин хезмәтләрендә, демократик дәүләтнең туган телләр үсешенә шартлар тудырырга тиешлеге турында язылуын искәртте. "Халыклар, берләшеп, катгый рәвештә "Юк!" дияргә тиеш. Минемчә, бу провокацион закон түгел, ә Россия, шул исәптән, Татарстанның күп милләтле халкы үсешенә җавап бирми торган закон", - диде.

Хафиз Миргалимов мәктәпләрдә татар телен өйрәнү программасын бер көн дә укытып карамаган профессорлар язуын, ә 25 ел стажы булган укытучылар фикере исәпкә алынмавын билгеләп үтте.

"Төбәк, милли компонентны алгач, җиңеләйтелгән программа кирәк иде. 9нчы класста имтиханны җиңеләйтергә кирәк иде. Шул вакытта методиканы үзгәрткән булсак... Мәктәпләрдә татар телен өйрәнү программасын бер көн дә укытып карамаган профессорлар яза, 25 ел стажы булган укытучыларны җыеп, совет ясыйсы иде", - диде ул. Аның сүзләренә караганда, тел мәсьәләсен хәл итү имтиханнарны җиңеләйтү һәм татар телен укыту методикасын үзгәртүгә бәйле. Ул депутатларга мөрәҗәгать итеп: "Сез кая ашыгасыз соң? Без 5 елга сайланган. Закон кабул итәбез - ашыгабыз, бюджет кабул итәбез - ашыгабыз", - диде.

Хәзерге вакытта балаларның татар телен өйрәнүгә стимулы булмавын билгеләп узды. "Социаль челтәрләр белән мавыгу зур, өстәвенә әти-әниләр дә өйдә татарча сөйләшми", - диде.

"Мәдәният, тел, традицияләр һәм гореф-гадәтләр белән Мәскәүдән идарә итәргә ярамый. Бу сораулар белән федерация субъектлары шөгыльләнергә тиеш. Мин моны Мәскәү тарафыннан телебезгә карата санкция дияр идем", - ди Хафиз Миргалимов.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк