Логотип
Хәбәрләр

Хәзерге вакытта «Татаркино» оешмасы артистларга кастинг үткәрә

Буа районында «Остазбикә» фильмы төшереләчәк Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Буа районында Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте нигезендә кыска метражлы фильм төшерел...

Буа районында «Остазбикә» фильмы төшереләчәк

Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Буа районында Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте нигезендә кыска метражлы фильм төшереләчәк. Хәзерге вакытта «Татаркино» оешмасы артистларга кастинг үткәрә. Кичә кастингның беренче көнен «Татар-информ» хәбәрчеләре дә тамаша кылды. Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова белән режиссеры Ренат Кәримов фильмның өч герое өчен артистлар сайладылар. Фильмның төп геройлары – Сәет мулла һәм аның хатыны Айсылу. Вакыйга бүгенге көнгә күчерелгән.Миләүшә Айтуганова «Остазбикә» әсәрен экраннарга чыгару турында күптән хыяллануын әйтте. Ниһаять, фильмны төшерү мөмкинлеге туган, сценарий язылган, Буа районы хакимияте кино төшерү төркемен кабул итәргә әзерлеген белдергән. «Татаркино» оешмасы фильмны үз мөмкинлекләреннән чыгып, үз хисабына төшерә.

Гаяз Исхакый әсәрендә сюжет буенча Сәгыйдә абыстай, Вахит мулла белән унике ел бергә яшәп тә балалары булмагач, үзе димләп, муллага яшь хатын алдыра. Язучы остазбикәнең каршылыклы хисләренә һәм аның үз эмоцияләрен җиңә алуына зур урын биргән. Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фильмны ике хатынлылык темасын күтәрә дип карарга ярамый. Монда сюжет та, финал да башкачарак.

Фильм Буа районының Килдураз авылында төшерелә.«Остазбикә» фильмына кастинг ничегрәк үтә һәм бу фильмның киләчәген күзаллаулар - «Интертат» электрон газетында.

татар-информ

Фото: Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк