Хаҗ сәфәрендә Татарстан хаҗиларына татар милли ризыклары тәкъдим ителәчәк
Милли ризыклар әзерләү өчен, хаҗилар белән бергә беренче тапкыр Татарстаннан пешекче барачак. Татарстан хаҗиларына Согуд Гарәбстанына изге сәфәр вакытында татар милли ризыклары тәкъдим ителәчәк. Алар...
Милли ризыклар әзерләү өчен, хаҗилар белән бергә беренче тапкыр Татарстаннан пешекче барачак.
Татарстан хаҗиларына Согуд Гарәбстанына изге сәфәр вакытында татар милли ризыклары тәкъдим ителәчәк. Алар Татарстан пешекчесе әзерләгән ашлар белән тукланачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «ТР Диния нәзарәте Хаҗ» директоры урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, милли ризыклар әзерләү өчен, хаҗилар белән бергә беренче тапкыр Татарстаннан пешекче барачак.
«Ул хаҗилар өчен татар халык ризыклары әзерләячәк. Моңа кадәр Татарстан хаҗиларына төрек ризыклары тәкъдим ителә иде», - дип искәртте Сабитов.
Ул билгеләп үткәнчә, бу бары тик «Стандарт» программасы буенча турлар сатып алган хаҗилар өчен генә каралган.
Быел Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте чит ил паспортларына ябыштырыла торган традицион визалардан да баш тарткан. Хәзер чикне үткәндә хаҗилар А4 форматындагы кәгазьгә чыгартылган паспорт һәм виза күрсәтергә тиеш.
- 2018 елда Татарстаннан 1800 кеше хаҗга барачак. Аларның беренче төркеме Согуд Гарәбстанына 4 августта юл тота.
«Юлламаның бәясе 149 мең сумнан башлана. Бу – хаҗилар арасында иң популяр пакет», - дип искәрттеләр ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.
Фото: Шамиль Садыков/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк