Логотип
Хәбәрләр

Хабенский "Оскар" ала алырмы

Константин Хабенскийның “Собибор” картинасы Россиядән “Чит телдәге иң яхшы фильм” номинациясендә “Оскар” премиясенә тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә продюсер Александр Роднянский. “Оскар” премиясен тапш...

Константин Хабенскийның “Собибор” картинасы Россиядән “Чит телдәге иң яхшы фильм” номинациясендә “Оскар” премиясенә тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә продюсер Александр Роднянский. “Оскар” премиясен тапшыру 2019 елның 24 февралендә Лос-Анджелес шәһәренең “Долби” кинотеатрында үтәчәк, номинантлар 22 январьдә билгеле булачак.

“Собибор” фильмы икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацистлар лагерендәге восстания хакында. Совет офицеры Александр Печерский ролен Константин Хабенский башкара. Драманың дөньякүләм премьерасы 2018 елның 28 апрелендә Варшавада булды, Россиядә ул прокатка 2018 елның 3 маенда чыкты.

Фото khabenskiy_konstantin аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк