Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев: "Халык алдында үзебезне пычратып яту – бер дә матур күренеш түгел"

Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшинның җыр хокуклары аркасында чыккан бәхәсе артистларны да битараф калдырмаган. Кичә танылган артист Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграм аккаунтындагы битендә видеомөрәҗәгат...

Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшинның җыр хокуклары аркасында чыккан бәхәсе артистларны да битараф калдырмаган. Кичә танылган артист Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграм аккаунтындагы битендә видеомөрәҗәгать урнаштырды. Видеода ул ике танылган җырчы арасында туган каршылыкның тизрәк уңай якка хәл ителүен өмет итеп, Радик белән Гүзәлне «дуслашырга» өнди:

«Күптән түгел безнең коллегаларыбыз арасында шундый бәхәс килеп чыкты. Бер-берсенә бик авыр, пычрак сүзләр яктылар. Радикка килгәндә, мин аны хөрмәт итәм. Бүгенге көндә үзенең стилен табып, яшьләр белән эш итә, стадионнар җыя. Гүзәлне мин 2008 елдан бирле беләм, 2008-2009 елларда мин аның алып баручысы булып эшләдем. Ул Татарстанның атказанган артисткасы, 3 бала әнисе.

Бер-беребезгә шундый пычрак сүзләр ягып, без, артистлар, тамашачы алдында, халык алдында үзебезне пычратып яту – бер дә матур күренеш түгел. Мин сезнең тиз арада уртак тел табуыгызны телим. Минем «Гомер үтә» җырымны бүгенге көндә кем генә җырламый, шул ук Радик та җырлый. 3 ел элек җырланган җыр өчен бүгенге көндә кабынып шундый ямьсез сүзләр әйтү, минемчә, матур түгел.

Шулай ук «Артист белән артистны чагыштыру дөрес түгел», – ди җырчы. Аның сүзләренчә, һәрбер артистның үз стиле һәм үз тамашачысы.

Нинди генә бәхәс булмасын, һәрбер каршылык халык арасында да тискәре йогынтысын калдыра. Шуңа да Фирдүс Тямаев үзенең сәхнәдәш дусларына һәм тамашачыларына болай дип мөрәҗәгать итә: «Без, татар милләте, бер-беребезне шулай пычратып ятсак – башка милләт бездән көләчәк кенә!»

Бу сүзләрдә һәрберебезгә уйланырга җирлек бар...

Алсу Габдуллина

Фото Инстаграм @guzelurazova аккаунтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк