Халык аны ярата
Кичә, 22 нче октябрь көнне, Галиәсгар Камал театрының зур сәхнәсендә актер, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның юбилей кичәсе узды. Кичә ике өлешкә бүленгән иде. Беренчесендә актёрның к...
Кичә, 22 нче октябрь көнне, Галиәсгар Камал театрының зур сәхнәсендә актер, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның юбилей кичәсе узды. Кичә ике өлешкә бүленгән иде. Беренчесендә актёрның катнашкан спектальләреннән өзекләр уйналса, икенче өлешендә иҗатташ дусларыннан, туганнарыннан һәм авылдашларыннан котлаулар кабул ителде.
Актёрны Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, театр җитәкчелеге, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котлады. Юбилей тамашасында Зөлфәт Хәкимнең театр репертуарыннан күптән төшкән «Телсез күке» спектакленнән өзек күрсәтелде. Күке Зарифы образы – актёрның танылган рольләренең берсе санала. Шулай ук кичәдә «Яшь йөрәкләр»дәге – Сәйфулла, «Диләфрүз - Remake»тагы – Амур, «Дәрсе гыйбрәттер театр»дагы – тикшерүче, «Мулла» спектаклендәге Әмир образы да тамашачы күңелен битараф калдырмады. Олег Фазылҗановны котларга килгән туган ягы Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылының «Нур» керәшен фольклор ансамбле чыгышы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Олег Фазылҗановка алга таба да зур иҗади уңышлар телибез!
Автор: Олеся Дмитриева
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк