Логотип
Хәбәрләр

Халыкара "Татар кызы-2018" финалында Чиләбене ике туташ тәкъдим итәчәк

Чиләбедә "Татар кызы" конкурсының өлкә этабында җиңүчеләрне сайладылар. Чиләбене Халыкара "Татар кызы-2018" финалында ике туташ тәкъдим итәчәк. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Татарлары конгрессы хәбәр итә. ...

Чиләбедә "Татар кызы" конкурсының өлкә этабында җиңүчеләрне сайладылар.

Чиләбене Халыкара "Татар кызы-2018" финалында ике туташ тәкъдим итәчәк. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Татарлары конгрессы хәбәр итә. 
"Татар кызы-2018" төбәк конкурсында Златоуст шәһәреннән Ризидә Мигранова беренчелекне яулаган. Икенче урынга Магнитогорск каласыннан Илина Канбекова лаек булган. Алар икесе дә Казанда октябрь аенда узачак "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлешендә катнашачак. 
 
 
  • Ризидә Мигранова - булачак табиб. Ул мәктәпне "алтын" медальгә тәмамлаган. Мәктәптә инглиз телен тирәнтен өйрәнгән. Волонтерлык белән актив шөгыльләнә. "Неотложка" студентлар медицина отрядын җитәкли. 
  • Илина Канбекова Магнитогорск Дәүләт техник университетын "яхшы" билгеләргә тәмамлаган. Иҗтимагый эшләрдә актив катнашырга ярата. "Татары Магнитки. Ялкын" татар яшьләре оешмасын җитәкли. 

Фото:соцсети

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк