Хатынын кыйнаган Марат Бәшәров җәнҗалдан соң Франциягә киткән

Моннан берничә көн элек Марат Бәшәров хатыны Елизаветаны кыйнаган һәм аның борынын сындырган,- дип яза starhit.ru журналы. Лиза алынган җәрәхәтләрдән ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итә. Тик актёр үзе әлеге хәл турында бик борчылмый бугай, чөнки бу көннәрдә аны кызы белән тау чаңгысы курортында күреп алганнар.

Яңа елны бәйрәмнәре алдыннан барлык массакүләм мәгълүмат чараларына, Марат Бәшәровның тормыш иптәше Елизавета ханымны кыйнавы турындагы мәгълүмат бик тиз барып иреште. Бәшәров яңадан өйләнгәч, мондый күңелсез хәлләргә сирәгрәк эләгер һәм хатын-кызларга кулын башка күтәрмәс кебек тоелган иде. Тик, Елизаветаның абыйсы Федорның сүзләренә караганда, бу алай түгел икән, гаилә чүпне ызбадан чыгарырга теләмәгән.

Автор: Олеся Дмитриева

Фото: Инстаграм @elizavetabasharova

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
301
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Илсөя Бәдретдинова: «Килде-китте язуларга игътибар итми идем, күңелемә тидегез!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы