Логотип
Хәбәрләр

Хәния Фәрхинең кызын нәрсә борчый?

Хәния Фәрхинең кызы Алсу визажист булып эшли. Аның тышкы кыяфәте инстаграмда утыручыларга тын бирми икән.

Хәния Фәрхинең кызы Алсу визажист булып эшли. Аның тышкы кыяфәте инстаграмда утыручыларга тын бирми икән.

«Синең иреннәрең миңа ошамый», – дип язган бер хатын Алсуга.

«Шуннан нәрсә? Мине бүтән укыма», – ди Алсу.

«Матур түгел», – дип сүзен дәвам итә Алсуның укучысы.

Ә Алсу бер дә аптырамый: «Ә сез бәхетсез», дип җавап кайтара.

Моннан тыш, Хәния Фәрхинең кызы: «Мин мондый хатын-кызларны аңламыйм. Һаман тынычлана алмыйлар... Ялкауланмыйча минем инстаграмга кереп, язып утыра бит, ә... Аның сүзләре күңелемә тимәде, мин үземне бәяли алам. Эчләрендә пычрак кайныймы икән?», дип язган.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә син сеңелем, андыйларга игьтибар итмә. Эшләре юк кеше, эчкерле, көнче кеше генә шулай яза ала, алдыңа карап, тик йөре! Синең күктә сакчы фәрештәң бар, иншалла, саклар!!!