Логотип
Хәбәрләр

Хоккей буенча дөнья чемпионатында катнашачак Россия җыелмасы составы билгеле булды

Хоккей буенча дөнья чемпионаты 4-20 май көннәрендә Даниядә узачак. Казан, 1 май, «Татар-информ»). 2018 елда Даниядә узачак хоккей буенча Россия җыелма командасы составы билгеле булды. Бу хакта Россия...

Хоккей буенча дөнья чемпионаты 4-20 май көннәрендә Даниядә узачак.

Казан, 1 май, «Татар-информ»). 2018 елда Даниядә узачак хоккей буенча Россия җыелма командасы составы билгеле булды. Бу хакта Россия Хоккей федерациясе сайтында хәбәр ителә.

Составка капкачылар Василий Кошечкин («Металлург»), Илья Сорокин (ЦСКА) һәм Игорь Шестеркин (СКА) керде.

Сакчылар: Никита Нестеров, Богдан Киселевич (икесе дә - ЦСКА), Никита Зайцев («Торонто»), Владислав Гавриков, Динар Хафизуллин, Егор Яковлев (барысы да - СКА), Алексей Береглазов («Металлург»), Никита Трямкин («Автомобилист»).

Һөҗүмчеләр: Павел Дацюк, Никита Гусев, Александр Барабанов, Илья Каблуков (барысы да - СКА), Кирилл Капризов, Михаил Григоренко, Сергей Андронов, Максим Шалунов (барысы да - ЦСКА), Евгений Дадонов, Максим Мамин (икесе дә - «Флорида»), Артем Анисимов («Чикаго»), Павел Бучневич («Рейнджерс»), Никита Сошников («Сент-Луис»), Алексей Бывальцев («Амур»), Илья Михеев («Авангард»).

Хоккей буенча дөнья чемпионаты 4-20 май көннәрендә Даниядә узачак.

Төркем этабында Россия җыелмасы Австрия, Белоруссия, Словакия, Франция, Чехия, Швейцария һәм Швеция командалары белән очраша.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк