Логотип
Хәбәрләр

Хөрмәт итәм сине...

Ул вакытта телевидение, радио, газета-журналлар цензура күзәтүе астында торганга, эфирга чыккан һәр текстны цензура тикшереп тора иде. Бездән дәреселәребез материалларын күрсәтүне таләп иттеләр. Әнвәр ага моңа ризасызлык күрсәтеп карады, ләкин цензура нык каршы торды.

Тормыш юллары буйлап атлаганда кемнәрне генә очратмыйсың, кемнәр белән генә аралашмыйсың. Кайберәүләр белән шактый еллар янәшә атлыйсың, икенчеләр белән аз гына вакыт хезмәтләшәсең һәм аннан соң гомер буе күңелеңдә матур истәлекләр, ихтирам саклыйсың. Югары таланты белән исемен милләтебез мәдәнияты тарихына алтын хәрефләр белән язып калдырган композитор Әнвәр ага Бакиров белән аралашуыбыз дәвамлы булмады, ә үзара ихтирамыбыз мәңгелеккә калды.

Аның белән мин 1960 елның салкын кышында таныштым. Дөресрәге безне театр белгече Халит Кумысников таныштырды.Зәмхәрир суык кичтә телестудиядән троллейбуста киләчәк тапшырулар хакында баш ватып кайтканда, бер тукталышта озын пальто, башына батырып бүрек кигән абзый пәйда булды. Аны күргәч Хәмит Лотфулла улының йөзе яктырып китте.

– Әнвәр ага, исәнмесез! Бик туңмадыгызмы? – дип кергән кешегә урын тәкъдим итте.

– Сәлам, Халит. Салкын урындыкка утырырга артык теләк юк әле, – диде абзый.

– Әнәс, таныш булыгыз. Бу композитор Әнвәр Бакиров була. Ә бу егет телевидение хезмәткәре Әнәс Хәсәнов, балалар өчен тапшырулар редакторы.

Ачык йөзле, зәп-зәңгәр күзле абзый, миңа төбәп карап алгач:

– Яңа эшкә яшьләрне тарту бик кирәк эш. Хәерле юл, энем, – дип елмаеп куйды. Беренче генә күргән кешегз хәерле юл теләгәнгәдер, күрәсең, күңелемдә яңа гына танышкан абзыйга җылы хис туды. Ул чакта олы композитор Әнвәр абый Бакиров белән уртак эшкә тотынырбыз дип башыма да килмәгән иде.

Бераз алгарак китеп, башта шунысын әйтим әле. Балалар өчен тапшыруларны без ике телдә – татарча, русча әзерләргә тиеш идек. Тапшыруларга балаларның үзләрен җәлеп итү төп бурычларның берсе. Рус балалары тапшыруларда иркенләп сөйләшә, әңгәмәдә катнаша, ә менә татар балалары ана телебездә ике җөмлә дә әйтә алмый, чөнки татар мәктәпләре Казанда юк хәлендә, ана теле аларга укытылмый иде. Балалар катнашмаса, ул нинди тапшыру булсын инде. Җитмәсә Халит Кумысников телестудиядән китеп барды. Миңа тәҗрибәле режиссёр Гали Хөсәенов ярдәмгә килде. Уйлана торгач без аның белән балалар өчен телестудиядә татар театры оештырып, теләгән балаларны татарча сәнгатьчә сөйләмгә, җырларга, биергәч өйрәтү максаты куйдык. Ә моның өчен шундый эшкә алынырга теләгән энтуазиастлар табу зарур иде. Сәнгати сөйләм дәресләрен уздырырга Галиәсгар Камал исемендәге данлыклы театр артисткасы Асия Хәйруллина, биергә өйрәтергә Г. Тукай исемендәге филармониянең баш балетмейстеры Гай Таһиров алынырга булды. Музыка буенча башлангыч дәресләр үткәрүне үтенеп композитор Әнвәр абый Бакировка мөрәҗәгать иттек. Ул да бик теләп ризалык бирде.

Ул вакытта телевидение, радио, газета-журналлар цензура күзәтүе астында торганга, эфирга чыккан һәр текстны цензура тикшереп тора иде. Бездән дәреселәребез материалларын күрсәтүне таләп иттеләр. Әнвәр ага моңа ризасызлык күрсәтеп карады, ләкин цензура нык каршы торды. Дәресләрне җаен табып эфирга чыгармасаң, укытучыларыбызга хезмәт хакы түләп булмый иде. Кыскасы, Әнвәр абыйдан мин дәресләренең текстларын алдан язып килүне үтендем, ә үзем аны, редактор буларак карап чыгып, төзәтеп имза салырга тиеш идем. Композиторның хәтере калды, бу ничек була инде, миңа ышаныч юкмыни, син дәрес текстын ничек редакциялисең инде, дип канәгатьсезлек белдерде. Мин куелган тәртипнең катгыйлыгын кат-кат кабатлап, тапшыру текстларын телевидение үзенчәлекләрен истә тотып редакцияләячәгемне аңлаттым. Дәресләр уңышлы гына уза башлады, студия җитәкчесе Әнвәр абыйга рәхмәт белдерде. Көннәрдән бер көнне ул миңа: «Син керткән үзгәрешләр чыннан да файдалы булды, мин сине таныйм һәм хөрмәт итәм», – диде. Дәресләр дә дәвам итте, балалар матур җырлар өйрәнделәр, оста итеп татарча шигырьләр сөйли, тапшыруларны үзләре алып бара башладылар, коцертлар куйдылар.

Аралаша торгач, композиторның миңа мөнәсәбәте тагын да җылына төште. Әңгәмәләребезнең берсендә ул Г. Тукайга багышланган опера язуын әйтеп, миңа бөек шагыйребезнең иҗат юлын ныклап өйрәнеп кара әле, диде. Бу үзенә күрә иҗатташлык тәкъдиме иде. Ни кызганыч, мина аның теләген үти алмадым, телевидение минем бөтен вакытымны ала иде. Өстәвенә режиссёрлар туктаусыз алышынып тору да миңа аяк чалды. Тормыш юлларыбыз төрле булганга без Әнвәр абый белән еш очраша алмасак та, бер-беребезгә карата тирән ихтирам сакладык.

Узган гасырның 90-нчы авыр елларының берсендә мин газетадан килгән гонорар алырга почта бүлегенә кергән идем. Анда чиратта Әнвәр абыйны очраттым. Менә, Әнәс, Баерга килдем әле, дип, ул кулындагы квитанцияне күрсәтте. Анда 2 сум 50 тиен акча язылган иде. Сез миннән баерак икән, дип, мин дә аңа үз квитанциямне суздым. 1 сум 50 тиенле «байлыкка» күз салгач, композиторның күзләрендә очкыннар кабынды. Илнең яңа җитәкчеләре белән барып җиттек бугай, дип башын селкеп куйды ул.

... Минем китапханәмдә Әнвәр абый Бакировның «Мәхәббәтем» дигән бүләк китабы – җырлар җыентыгы саклана. Аны алган саен кулымда композиторның йөрәк җылысын тойгандай булам. Анда ул: «Әнәс дустым! Бу җыентык сезгә Казан телестудиясендә бергә-бергә иҗат иткән елларны хәтерләтсен иде. Ихтирам белән, автор Әнвәр Бакиров. 16 январь, 1980 ел», – дип язып куйган.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Әнвәр Закир улы Бакировның данлыклы «Иртәнге серенада», «Әйткән идең», «Җидегән чишмә», «Мәхәббәтем», «Төнбоеклы күл буенда», «Агыйдел» һәм башка популяр җырларын ишеткән саен минем күңелемдә авторга карата җылы хисләр уяна, Әнвәр абый елмаеп, күрешергә кул сузгандай була.

 

Автор: Әнәс Хәсәнов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк