Хыял шундый көчле хис икән...

«Әкренләп аңлый башладым бугай. Казанда концерт куйганмын икән бит. Казанда! Мин! Бер хыялый бала. Моннан 10 ел элек стенага «Алмаз Мирзаянов концерты! Казан!» дип кулдан гына афиша язып элеп куйган идем! Шуннан бирле хыялландым. Хыял шундый көчле хис икән... Әни киләм ди, мин әйтәм, әни, минем өчен чираттагы концерт кына ул, дим. Ерак бит, интегеп йөрмәсен дигән идем. Көнендә, ниятләп, килде! Әни! Рәхмәт сиңа! Рәхмәт тамашачыларга, иҗатташ дусларыма, туганнарыма! Барыбер ышанып бетә алмыйм әле. Шуңа күрә, өстәмә концерт. Тиздән! Казанда!» - дип пост куйган Алмаз Мирзаянов.
Эстрада артисты Алмаз Мирзаяновның концерты күпләргә ошаган. Күпләрне тетрәндереп, балачакка, яшьлек хисләренә алып кайткан. Менә бит!.. 10 ел элек кулдан гына язылган афиша нинди хикмәтләр ясаган. Афәрин!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 09:00
-
27 май 2022 - 09:01
-
26 май 2022 - 15:42
-
26 май 2022 - 11:20
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте