Логотип
Хәбәрләр

«Киләсе Сабан туенда нәрсә булыр?»

Районыбыз авылларында сабантуйлар гөрли. Дөньяга таныткан милли бәйрәмебезне кем генә сагынып көтеп алмый икән. Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара бит... Елда...

Районыбыз авылларында сабантуйлар гөрли. Дөньяга таныткан милли бәйрәмебезне кем генә сагынып көтеп алмый икән. Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара бит... Елдан ел район җитәкчеләре дә аны матуррак, күркәмрәк итеп үткәрергә тырыша. Милли йолаларга нигезләнеп, гореф-гадәтләребезне саклап үткәрелгән Сабан туйлары йөрәккә үтә дә якын шул. Андагы чаралар, күренешләр, хәтта, җырланган җырларының да мәгънәле булуына халык игътибар итми калмый. Эстрада артистларының бәйрәмдә катнашуы гадәти күренеш. Җырсыз-моңсыз нинди сабан туе ди ул... Милли күлмәкләрдән, төрле музыка уен коралларына кушылып җырлаган артистлар бәйрәмгә ямь генә өсти. Шулай да кайбер артистларның әллә үтә дә энергиясе ташып торуымы, әллә гамьсезлегеме бу бәйрәмне башкачарак китереп чыгара. Инста тасмадагы видеоязмалар һәм халык шәрехләве бу турыда сөйли. Фирдүс Тямаевның: «Буа халкы белэн су коендык», «Безбашенный Тямаегыз суда гына түгел, түбә өстендә» дигән постлары моңа мисал булып тора.

«Күлдә булды, түбә булды. Тагын кайда җырларсың???»

«Туры багана калды әле!»

«Акча менгерэээ»

«Мин жырлыймын шырдыйны Шырдый белəн бырдыйны Жырламас идем шырдыйны Тыңлаучысы шыр тиле! Фанатлары нинди-жырлаучысы шундый инде!»

«Ә сәхнә һәрвакыт матурлык чыганагы булган һәм булачак»

«Фирдус зазвездился. Как не красиво себя ведет. С головой совсем беда. То в воду залезет и людей заставляет лезть, то на крышу лезет»

«Просто, нэрсэсе обидно, ботен мэйдан аны поддерживать итеп "мин жулэр" ди... Неужели это конец?»

«А что, автобиографическая песня!!! И действия, соответствующие состоянию здоровья и души!!!» - дип халык шәрехләгән.

Фото:@matbugat, @firdustyamaev_official

Г.Гыймадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк