Логотип
Хәбәрләр

Кино осталыгы – тәм-том түгел!

«Хәлимә» фильмына рецензия.

«Кино осталыгы – тәм-том түгел ул, ә кешегә кирәкле икмәк» дип әйтеп калдырган атаклы совет актёры, режиссёр Сергей Бондарчук. Әмма кеше аңында, күңелендә визуаль сәнгать нинди генә зур урынны алып тормасын, татар дөньясында кинематограф нык аксыды һәм бүгенге көндә дә күпме генә тырмашса да, әле дә мүкәли. Ничек кенә торгызып карамасыннар, көчләре, чыгымнары җитеп бетми шул. Казан уртасында басып торган Мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура факультетыннан ел саен берсеннән берсе сәләтле, үткен кадрлар «очып чыга», ә татар киносы әле дә тезләнгән. Берәүләр картлар яшьләрне хупламыйлар, аларга өстен карыйлар дип сөйләсә, икенчеләре аларга диплом гына кирәк бит дип шапырына.

Әмма татар кинематографиясе бөтенләй ахырына җиткән, үлем ятагында газаплана дип әйтсәк, дөрес булмас мөгаен. Чөнки бүгенге көндә актив эшләп, үткәрелеп торган кино фестивальләр дөрлиләр, татар киносы сирәк булса да, дөнья күрә. Шуларның берсе 16 ел рәттән бертуктамый уздырылган, залларында меңләгән тамашачылар җыйган, төрле ил режиссёрларын кунак иткән «Казан халыкара мөселман киносы фестивале». 2005 елдан бирле ул калабызда үткәрелә. Фестиваль эчтәлеге аның сөрәнендә чагыла: «мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә». Форум программасына авторның диненә карамастан, милләтара диалогны төзү ысуллары турында сөйләүче, тынычлык урнаштыру, дин тоту, толерантлык идеяләрен алып баручы фильмнар сайлап алына. Кызганыч, быел «Казан халыкара мөселман киносы фестивале» техник режимда һәм тамашачылар өчен ябык килеш узачак. Җиңүчеләр исемлеге сентябрьдә билгеле булачак.

Һәр елны фестивальдә берсеннән берсе үзенчәлекле, төрле проблемаларны оста һәм үтемле итеп күтәргән фильмнар катнаша, араларында иң яхшылары гына призлы урыннарга лаек була. Интернет челтәрендә казынып яткан арада, шундый кино әсәргә мин дә юлыктым. Ул XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Россиянең кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе призына лаек була. Шулай ук Һиндстанда «Calcutta International Cult Film Festival»дә дин турында иң яхшы фильм номинациясендә, «Cult Critic Movie Awards»та кино тәнкыйтьчеләре тарафыннан дин темасына иң яхшы фильм исемен яулап ала. Сүз режиссёр һәм сценарист Юлия Захарова, оператор Әмир Галиаскаров, продюсер Миләүшә Айтуганова кул астында барлыкка килгән «Хәлимә» исемле фильм турында.

Казанның элиталы ябык мәктәбенең тыныч тормышын бер яңалык таң калдыра: Женевада Бердәм Милләтләр Оешмасында, кеше хокуклары буенча советта стажировка үтү өчен укучыларның берсенең грант оту мөмкинлеге барлыкка килгән. Сайлап алырга дип докладлар әзерләү ыгы-зыгысында кайнашкан яшүсмерләр унберенче сыйныфка яңа укучы килүен сизми дә калалар. Хәлимә (төп герой) мәктәбендә ала каргага әверелә, чөнки күпләрнең фикерләре буенча, ул хәзерге заман стандартларына туры килми икән. Аның тынычлык һәм дин, дуслык һәм мәхәббәт кебек мәңгелек төшенчәләргә яшьтәшләреннән аермалы буларак, башка караш. Стажировка урыны өчен көрәш катгыйланган саен, героиня яңадан яңа авырлыкларга дучар булырга мәҗбүр була. Балаларның, аларның ата-аналарының һәм укытучыларның кызга кырын караулары, явызлыклары һәм түземсезлекләре. Ахыр чиктә, урын өчен көрәш, Хәлимәнең казанышларына карата кара көнчелек, түземсезлек драмматик вакыйгаларга илтә...

Хәлимә – яулык ураган мөселман кызы. Шуңа бәйле рәвештә фильмның проблематикасы ачыла, кызга башкаларның карашы ярдәмендә социаль мәсьәләләр күтәрелә. Мөселман яшүсмерләренең җәмгыять тарафыннан кабул ителмәүләре, түземсезлек нигезендә туган каршылыклар, балалар арасында башкаларга охшмаганнарга карата сәбәпсез нәфрәт – болар барысы да фильмны караганда ачык күренә. Геройлар – типик образлар, шуңа күрә күпчелек тамашачыга вакыйгалар табигый тоелырга бик мөмкин: лидер, иң матур кыз, мактанчык, кесә телефонда утырырга яратучылар һ.б. Төп геройлар – Саня һәм Руслан исемле егетләрнең Хәлимәгә карата мөнәсәбәтләре бик кызыклы төшерелгән, алар бер-берсенә каршы куелган. Татар егете Руслан, дин ягыннан Хәлимәгә якын булса да, аны кыерсыта, көнчелеге аркасында җәберли, ә Саня исемле рус малае, икенче дин, милләт кешесенә шуның кадәр аңлау, түземлек белән карый. Кешенең холкы милләттән, диннән тормый шул ул дигән фикергә чумасын. Уйланырга фильм дәвамында, сюжет белән бәйле булган дини гыйбарәләр дә этәрә. Фильм рус телендә барса да, Хәлимәнең өендә татарча сөйләшәләр. Шуңа күрә туган телендәге сөйләмне ишеткәч, татар тамашачысы да үзен ким дип санамый. Актёрларга килгәндә, икенче планда Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры һәм К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары уйнады.

«Хәлимә»не караган вакытта, башта ихтыярсыз алдагы уйлар кайный башлый: «Фильмга инде 3 ел узган, бүген дә шундый түземсезлек чагыламы икән?», «Мөселман кызларына һәм егетләренә яшьтәшләре хәзер нинди фикердә?». Бу сорауларга ачыклык кертер максатыннан КФУ студенты, мөселман кызы Азиза Марсова белән сөйләштем:

«Минемчә, «Хәлимә»дәге очраклар Татарстанда сирәк күренеш. Чын дөресен әйткәндә, фильмдагы кебек элита мәктәпләрендә үзен әллә кемгә куйган иркә балалар укый, шуңа күрә алар арасында ала карга булуы бик җиңелдер, мөгаен. Үземә килсәк, минем белән кыерсыту, рәнҗетү очраклары булмады, бары тик кайбер укытучылар белән каршылыклар гына чагылды. Әлбәттә, татар мәктәбендә укуым да зур йогынты ясагандыр, күрәсең. Барысы да кешенең үзеннән тора», – диде ул.

Безгә, яшьләргә, киноларда күңел ачу, экстрим, ачык краскалар һәм матур кыяфәт кирәк. Боларның барысын да безгә зур акчаларны көрәкләп җыйган чит ил кинолары, халыкның салымнарыннан ясалган илебез фильмнары бирә. Әлбәттә, кайбер оста, үзенчәлекле иҗат җимешләрендә мәңгелек темалар, күпләрне борчыган проблемалар да кузгатыла. Ә Татарстанга, һәрберебез аңлаган һәм якын булган мәсьәләләр турында чаң суккан фильмнарны без карамадык, аларның барлыгын белмәдек. Бу хатаны төзәтергә кирәк...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк