Логотип
Хәбәрләр

«КиноМавлид-2019»

12 декабрь 19.00 сәгатьтә Казан Ривьерасының «Эрмитаж» концерт-холында ел саен уза торган «КиноМавлид» проектының яңа иҗат җимеше күрсәтеләчәк. Әлеге проект Нияз хәзрәт Закиров җитәкчелегендәге «Иман...

12 декабрь 19.00 сәгатьтә Казан Ривьерасының «Эрмитаж» концерт-холында ел саен уза торган «КиноМавлид» проектының яңа иҗат җимеше күрсәтеләчәк. Әлеге проект Нияз хәзрәт Закиров җитәкчелегендәге «Иман нуры» мәчете, «Balmay» һәм «Nathional Holidays» компанияләре тырышлыгы белән ясала. Әлеге проектның режиссерлары Ләйлә Салахатдинова һәм Марсель Махмутов. «КиноМавлид» проектының партнеры «ЧәйЧәк Stories». Проект Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте  һәм Совет районы җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырыла.
 
Бу елны КиноМавлидта «Плацебо» дип исемләнгән өр-яңа фильм дөнья күрәчәк. Хыяллар, нинди генә яхшы ниятле булсалар да, кайвакытта безнең өчен зур сынауга әйләнәләр. Героинябыз да үзенең хыялларын чынга ашыру юлында, ләкин якын кешесе аны кыен һәм авыр сайлану алдында калдыра. Ләкин барлык серләрне ачып бетерү кызык булмас, тулырагын сез «КиноМавлид»ның үзендә белә аласыз! Кино шулай ук театраль кушымталы өзекләрдән торачак. Килегез! Күрми калмагыз! 
{mov}13486{/mov}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк