Логотип
Хәбәрләр

Кинопродюсер Марат Әхмәтшин «Волчий яр» фильмын татарчага тәрҗемә итәргә теләмәвен әйтте

Композитор һәм кинопродюсер Марат Әхмәтшин Татарстан субсидиясенә төшерелгән «Волчий яр» фильмының рус телендә генә булачагын әйтте. Ул бу хакта «Мир» кинотеатрында узган киноклуб утырышында белдерде....

Композитор һәм кинопродюсер Марат Әхмәтшин Татарстан субсидиясенә төшерелгән «Волчий яр» фильмының рус телендә генә булачагын әйтте. Ул бу хакта «Мир» кинотеатрында узган киноклуб утырышында белдерде. Марат Әхмәтшин моны кыска метражлы фильмның прокатына ышанмавына бәйләп аңлата.

«Мир» кинотеатрының «Фестиваль» кинокафесында оештырылган киноклубның беренче утырышында яшь режиссер Әмир Галиәскаровның «Волчий яр» фильмы ябык күрсәтелде. Кинокартина «Мулла» фильмын төшерүчеләрдән дип тәкъдим ителә. Марат Әхмәтшин татар тамашачысына әлеге фильмның идея авторы һәм продюсеры буларак билгеле.

Фильм Татартстан Республикасы мәдәният министрлыгы субсидиясенә рус телендә төшерелгән. Фильмның продюсеры Марат Әхмәтшин әйтүенчә, фильмның татар теленә тәрҗемәсе каралмаган. «Минемчә, бу очракта фильмның ике дәүләт теленең берсендә булуы җитә», - ди ул.

Фильмның сюжеты буенча, урман юлыннан барган ике малай әйләнеп капланган машина күрәләр. Аңсыз яткан зыян күрүчеләр арасында малайларның берсе үзенең дошманын таный һәм ярдәм итмичә китеп барырга тели...

Марат Әхмәтшин Әмир Галиәскаровның бу фильмын татар менталитетына хас түгел дип билгели. «Әгәр фильмны тапшырганда тәрҗемә булу таләбе куелса, титрлар эшләрбез. Әмма бу очракта кирәкме икән? Мин кыска метаржлы фильмның тамашачыга кирәклеген тоймыйм. Бәлки ул кинофестивальләрдә уңыш казаныр. Андый фильмнарга субсидияне министрлык кинематографлар арасында хәрәкәт булсын өчен бирәдер дип уйлыйм», - дип аңлатты ул соңыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстан мәдәният министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Лия Гыйльметдинова билгеләп үткәнчә, кино төшерүче төркем белән килешү төзегәндә фильмның ике дәүләт телендә булырга тиешлеге мәҗбүри шарт итеп куела. «Фильм рус телендә булса, татарча субтитрлар булырга тиеш – без фильмны кабул итеп алганда моны таләп итәбез», - диде белгеч.

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк