Логотип
Хәбәрләр

Кирилл Сафонов һәм Саша Савельева баласының хәле авыр

Бу көннәрдә «Фабрика» төркеменең җырчысы 35 яшьлек Саша Савельева һәм актер Кирилл Сафоновның тормышында зур шатлык булды – матур парның беренче балалары туды. Әмма малайның авырлыгы нибары 2 килограм...

Бу көннәрдә «Фабрика» төркеменең җырчысы 35 яшьлек Саша Савельева һәм актер Кирилл Сафоновның тормышында зур шатлык булды – матур парның беренче балалары туды. Әмма малайның авырлыгы нибары 2 килограмм булып, аны ашыгыч рәвештә реанимациягә урнаштырганнар.

Актриса һәм өч бала анасы Мария Кожевникова яшь әти-әнигә борчылмаска куша, ул: «Иң мөһиме, бала исән һәм аның хәле әйбәтләнә барачак дип уйлыйм. Сашаның төшенкелеккә бирешмәве дә мөһим, чөнки әни кешенең эмоциональ халәте балага күчә», - дип яза ул. Шунда ук Кожевникова үзенең хатирәләре белән уртаклаша.

Саша Савельева соңгы көннәргә кадәр үзенең авырлы булуын яшереп бара, озын туникалар, иркен күлмәкләр киеп йөри. Декретка да концертларын туктатып, 8 айлык корсак белән китә. Күп кенә дуслары Савельевага бала көтүе турында әйтмәгәненә үпкәли, мәсәлән, озак еллар бергә эшләгән Сати Казанова да бу шатлыклы яңалыкны гәҗитләрдән белүе хакында яза. Булачак әнине дә аңлап була, бала – гаилә эше. 45 яшьлек Кирилл Сафонов һәрвакыт хатыны һәм баласы янында. Малайның исемен алар шулай ук яшереп тоталар. Бала тиз арада савыгуын, әти-әнигә сабырлык телибез!

Автор: Эльвира Сабирова

Фото: Инстаграм @sasha_savelieva

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк