Киркоров Яр Чаллыны мактаган
Әлеге көннәрдә Россиянең атказанган артисты Филипп Киркоров Россия төбәкләре буенча гастрольләрдә йөри. Җырчы ноябрьнең соңгы көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә чыгыш ясаган. Чаллыны мактап, Киркоров инст...
Әлеге көннәрдә Россиянең атказанган артисты Филипп Киркоров Россия төбәкләре буенча гастрольләрдә йөри. Җырчы ноябрьнең соңгы көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә чыгыш ясаган.
Чаллыны мактап, Киркоров инстаграмына видео урнаштырган. «Кичә без әлеге көзнең соңгы концертын Яр Чаллы шәһәрендә уздырдык. Игорҗ Крутой белән Дюссельдорфка сәяхәтебезне туктатып, шушында килдек әле», – дип язган ул видео астында. Моннан тыш, Филипп Яр Чаллы – кунакчыл шәһәр, дип билгеләп китте.
Бу видеоны Сезгә дә карарга тәкъдим итәбез.
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @fkirkorov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк