Логотип
Хәбәрләр

«Киркоровны да уздыра бу!»

Танылган алып баручы һәм җырчы Илназ Гарипов бертуганның кызы белән еш кына инстаграмына видео урнаштыра. Нәни генә Сәидә абыйсын пыр туздырып тора. Күптән түгел Илназның инстаграмында янә Сәидә белә...

Танылган алып баручы һәм җырчы Илназ Гарипов бертуганның кызы белән еш кына инстаграмына видео урнаштыра. Нәни генә Сәидә абыйсын пыр туздырып тора.

Күптән түгел Илназның инстаграмында янә Сәидә белән видео пәйда булды. Биредә ул уенчык микрофон тотып җыр башкарган була. Илназ видео астында: «Киркоровны уздыра Сәидә», дип язган.

Арыган Сәидә сулыш алып, ясалма сәхнәгә ятып җырлый. Шул арада абыйсы белән балалар телендә сөйләшә. Илназ да аны аңлаган кебек: «Ну, наверное», дип килешкән була үзенчә.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк