«Китәсен белгән кебек, һәр кеше белән саубуллашып чыккан»

«Татар-информ» агентлыгына Таиландның Пхукет утравындагы юл-транспорт һәлакәте турында өстәмә мәгълүматлар билгеле булды. Фаҗигадә Зәй шәһәреннән килгән ике хатын-кыз һәлак булган иде.
Юл-транспорт һәлакәте 22 гыйнвар көнне җирле вакыт белән иртәнге 11:00 сәгатьтә була. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Пхукет утравының аэропорт юлында Украина гражданины идарә иткән «Ниссан Альмера» җиңел машинасы микроавтобус белән бәрелешә.
Салонда ике ханым була, 67 һәм 68 яшьлек хатын-кызлар икесе дә Зәйдән.
Алар өчесе дә хастаханәгә озатыла. Машина йөртүче исән кала, ә ике пассажир ханым да вафат була. Социаль челтәрләрдә һәлак булган ханымнарның исемнәре һәм яшьләре күренгәч, Зәйдә яшәүчеләр һәлак булучыларның якташлары икәнлеген ачыклый.
Автор: Эльвира МӨХӘМӘТДИНОВА, sntat.ru
Фото: www.novostiphuketa.com
Язманың дәвамын укыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 февраль 2023 - 12:21
-
7 февраль 2023 - 11:59
-
6 февраль 2023 - 15:06
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте