«Әкият» курчак театры Алтайга гастрольләргә китә
29 октябрь көнне «Әкият» курчак театры гастрольләр белән Барнаулга китәчәк. 2, 3, 4, 5 ноябрь көннәрендә Барнаул шәһәре тамашачылары Алтай дәүләт курчак театры сәхнәсендә татар әкиятенә нигезләнеп яз...
29 октябрь көнне «Әкият» курчак театры гастрольләр белән Барнаулга китәчәк.
2, 3, 4, 5 ноябрь көннәрендә Барнаул шәһәре тамашачылары Алтай дәүләт курчак театры сәхнәсендә татар әкиятенә нигезләнеп язылган «Өч кыз» (А.Хаиров), «Хаврошечка» (Л.Савчук) һәм «Цветик-семицветик» (В.Катаев) спектакльләрен күрә алачак.
Шулай ук, гастрольләр кысаларында Барнаулда гомер кичерүче милләттәшләр катнашында очрашу да уздырылачак.
Бу тәҗрибә алмашу, яңа тамашачылар белән аралашу һәм, әлбәттә инде, коллективлар арасында иҗади элемтәләрне ныгыту да – ди театр директоры Роза Яппарова.
Гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Алтай өлкәсе Хөкүмәте арасындагы Килешү кысаларында уза. Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлектән тыш, документ мәдәни багланышларны да күздә тота.
Фотода «Өч кыз» спекталеннән фрагмент.
Чыганак: puppet-show.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк