«әкият» курчак театры берьюлы ике театр фестивалендә спектакльләрен күрсәтәчәк

20 – 27 сентябрь көннәрендә «Әкият» татар дәүләт курчак театры берьюлы ике театр фестивалендә чыгыш ясаячак. Татар төркеме V халыкара «Әссәламегаләйкем» курчак театрлары фестивалендә Зөлфәт пьесасы буенча Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган «Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә» спектаклен күрсәтә. Ә рус төркеме Белгород шәһәрендә узачак VII халыкара «Белгородская забава» фестивалендә С.Маршакның режиссер Рафаэль Таһиров куелышындагы «Теремок» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Фестивальләрнең төп бурычы – тәҗрибә уртаклашу, профессиональ театрларның иң әһәмиятле эшләре белән таныштыру, яңа драматургия материалын эзләү, курчак театры сәнгатен төрле мәдәният һәм социаль катлам кешеләре арасында аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак пропагандалау, «компьютер буыны»н курчак театрының иң яхшы эшләре белән таныштыру.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фото :Театрның шәхси архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1277
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Акчаң булса, син - җырчы!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
757
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1211
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
980
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
764
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1137
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
810
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы