Композитор Эльмир Низамов татарлар музыка яратмый бугай дигән фикергә килгән
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Танылган яшь композитор Эльмир Низамов татарлар музыка яратмый бугай дигән фикергә килгән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда...
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Танылган яшь композитор Эльмир Низамов татарлар музыка яратмый бугай дигән фикергә килгән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда әйтте.
“Бәлки мин коточкыч начар фикер әйтәмдер, әмма мин, чыннан да, шундый фикергә килә башладым – татарлар музыка яратмый бугай. Татарның милли музыка театры булмау да шуңа бәйледер”, - дип фаразлый ул.
Яшь композиторның сүзләрен 50 елдан артык эш тәҗрибәсе булган композитор һәм музыкант, Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фуат Әбүбәкеров та җөпләде: “Әйе шул, татар зыялылары Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына да, башка классик концертларга да йөрмиләр”, - диде ул.
Искәртеп үтәбез, “Татар-информ” татар җәмәгатьчелегенең татар милли музыкасына багышланган “Мирас” фестиваленә йөрмәве турында язган иде. Сигез ел дәвамында тапшырылып килгән “Тантана” театр премиясенең “Музыкаль театрда иң яхшы роль” номинациясенең милли проектларга бирелгәне булмады. Быел “Әлиф” хореографик спектакле бу номинациягә дәгъва итсә дә, “Сфорцандо” фонды проектына өстенлек бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк