Энҗе Шәймурзина: «Никләр тотынганыма үкенеп тә куям»

Гел Элвин Грей белән Гүзәл Уразованың гына дуслашу-җайлашуларын гына сөйләү булмасын әле мәйтәм... Энҗе соң - Энҗе мәйтәм, Шәймурзина үзенең беренче концерты белән Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга җыенып йөри. Аңа инде күптән вакыт иде... Җырлары да җитәрлек иде, сәхнә тәҗрибәсе дә, тавыш-моңы да, кем әйтмешли. Күптән канат ныгытса да, Энҗе, никтер, ашыкмады инде ул беренче концертына. Ә быел - сәгате сукты да куйды! «Ой, башлар кайнап тора - никләр тотынганыма кайчак үкенеп тә куям!- дип көлә җырчы. - Ул сценарий, сәхнә бизәлеше, оештыру эшләре дисеңме...»
Ә концерт кунакларга да бай буласы икән! Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, моңлы җырчы Асылъяр, Динә Закирова, Наил Сәгъдиев кебек иҗатташ дусларына да дәшкән Энҗе.
Ә без аңа уңышлар телибез! Беренче коймак төерсез, кораб курсы туры, җилкәннәр нык булсын, Шәймурзина!
Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
25 февраль 2021 - 15:16
-
Наркотикларга – юк! 12+