Логотип
Хәбәрләр

«Короновирус бар, һәм ул янәшәдә...»

Моннан берничә көн элек популяр җырчы Илназ Сафиуллин COVID–19 вирусы белән авырганын инстаграм социаль челтәрендә әйткән иде. Бүген исә җырчыны хастаханәгә салганнар.

Моннан берничә көн элек популяр җырчы Илназ Сафиуллин COVID–19 вирусы белән авырганын инстаграм социаль челтәрендә әйткән иде. Бүген исә җырчыны хастаханәгә салганнар.

«Мин Казанның 7 шәһәр хастаханәсендә. Дусларыма ярдәм өчен рәхмәт», – дип пост урнаштырган җырчы.

Илназдан тыш, гаиләсендә хатыны Айгөл һәм кызы Алилә дә коронавирус белән авыра икән. «Барысы да Илназның авыруыннан башланып китте. Аның хәле булмады. Температура 37,5 градустан югары күтәрелмәде. Берничә көннән соң  Илназда булган симптомнар миндә дә барлыкка килде. Алиләның дә температурасы 38кә кадәр күтәрелде... Үзегезне саклагыз! Короновирус бар, һәм ул янәшәдә...», – дип яза Айгөл үзенең шәхси аккаунтында.

Сафиуллиннар гаиләсенә тизрәк терелергә телибез! Барыбыз да исән-имин булыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк