Логотип
Хәбәрләр

Кунагыңны дөрес итеп озаттыңмы яки кунак озату серләре.

Кунакчыллык сыйфаты ул кешенең киң күңеллелеге, юмартлыгы турында сөйли. «Татарларның иң яхшы сыйфаты - кунакчыллык» дип бәян итә бер галим үзенең язмасында. Димәк, татар халкы элек-электән үк кунакчы...

Кунакчыллык сыйфаты ул кешенең киң күңеллелеге, юмартлыгы турында сөйли. «Татарларның иң яхшы сыйфаты - кунакчыллык» дип бәян итә бер галим үзенең язмасында. Димәк, татар халкы элек-электән үк кунакчыл булган, кунак чакырган, кунакка йөрешкән, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткән. 
«Каршы алу, озатып калу – кунакка бер хөрмәт» дигән татар халык мәкале дә бар. Тиешле шартларын туры китереп озатып та кала алдыңмы кунагыңны? Инста тасмасына куйган постында Алмаз Мирзаянов бу турыда уйлана. Дусларына да шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән.
Алмаз: «Кунак озатуга игътибар бирәсезме ул сез?! Мин соңгы елларны гына аңлап күзәтә башладым ул мизгелне. Күпләр машинаң белән күздән югалганчы карап калалар, кул болгыйлар. Рәхәт! Машинаң белән кузгалуга борылып кереп китүчеләр дә бар. Шунда башлана инде минем уйлану. Нинди генә кунак булса да, тиешенчә озатырга тырышам үзем. Һәр елны да без, нинди генә булуына карамастан, соңгы секундына тикле, тыкрыкка борылганчыга кадәр озатабыз»
«Китүчеләр юлларда имин йөрсеннәр. Көтеп торучыларга көткән кешеләре белән исәнлектә кочаклашып, шатланып күрешергә насыйп булсын!» дигән теләктәшлек белдереп яза кайберәүләр. 
«Озатып кала белү, чыннан да, күнелгә кереп кала торган күренеш!Үзеңә булган мөнәсәбәтнең чагылышы...» дип нокта куя бер инста дусты.
Г.Гыймадиева
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кунак озатуга игътибар бирәсезме ул сез?! ) Мин соңгы елларны гына аңлап күзәтә башладым ул мизгелне. Күпләр машинаң белән күздән югалганчы карап калалар, кул болгыйлар. Рәхәт! ☺️ Машинаң белән кузгалуга борылып кереп китүчеләр дә бар. Шунда башлана инде минем уйлану ? Нинди генә кунак булса да, тиешенчә озатырга тырышам үзем. Һәр елны да без, нинди генә булуына карамастан, соңгы секундына тикле, тыкрыкка борылганчыга кадәр озатабыз. ???????????? Мәңгегә хуш, чынбарлык ел! Тыелгысыз китәсең, һәм син безне шактый моңлы озатучы итәсең. Син башландың буп-буш һәм саф сизелмәс мизгел булып. Бакчы, бүген син нинди бай! Нинди саллы һәм тулы! Һәр исән кеше җанында син гомер булып актың. Без таптык та, югалттык та, син таптың, таптың, таптың! Без еладык та көлдек тә, башыбыз түнә-түнә, кимедек тә, ишәйдек тә, ә син кимедең генә. Өч йөз алтмыш биш көн идең! Хәзер алдыңа кара: Ходай биргән вакытыңнан сәгатьләр калып бара. Шатланабыз! Үпкәләмә туйганнар миннән диеп... Синең белән гомер китә... Моңны басабыз биеп. Һәм без синнән бәхетлерәк (дип уйлыйбыз, һәрхәлдә) — син китәсең, без калабыз, без калабыз гамәлдә. Р.Харис

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк