Курайны Башкортстан бренды итеп теркәделәр

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Кичә, 1 мартта, курайны Башкортстанның территориаль бренды сыйфатында теркәделәр. Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова «Башинформ» агентлыгына Федераль интеллектуаль милек хезмәте патентын алулары хакында хәбәр иткән.

«Мондый башлангыч белән мәшһүр курайчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе, Курайчылар берлегенең ул чагындагы рәисе Азат Айткулов чыккан иде. 2014 елдан башлап, республика Мәдәният министрлыгы тарафыннан әлеге юнәлештә зур эш башкарылды. Башкортстан республика символына әверелгән милли уен коралының барлыкка килгән урыны, дип табылды. Аерым алганда, патентта Уфа һәм Күмертау шәһәрләре телгә алына. Анда бөтен документларны әзерләгән Республика халык иҗаты үзәгенең филиалы урнашкан. Курайның бездә барлыкка килүен раслый торган бик күп архив материаллары җыелды», - дип сөйләгән министр. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
617
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
959
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1408
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1175
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
912
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1331
0
1
Нишләтергә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы