Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова: «Адәм белән һава» ябыла, мин яңа эш эзлим

ТНВ каналында барган «Адәм белән һава» тапшыруы ябыла. Бу хакта шагыйрә һәм танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграм аша хәбәр итте. «Адәм белән һава» барлыгы 20 ел дәвамында чыга. Башын...

ТНВ каналында барган «Адәм белән һава» тапшыруы ябыла. Бу хакта шагыйрә һәм танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграм аша хәбәр итте.

«Адәм белән һава» барлыгы 20 ел дәвамында чыга. Башыннан алып азагына кадәр шушы тапшыруны Ләйлә Дәүләтова алып бара. Әлеге проектның идеясен ул кайчандыр үзе уйлап чыгарган була.

«..Бу хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч үзем дә шаккаттым, кайгырдым, күп йокысыз төннәр үткәрдем, дуслар... Ләкин миннән берни дә тормый. Тнвның беренче көннәреннән бирле мин бу тапшыруны эшләдем. Үзем уйлап чыгарган проект. 20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым. Әле бу тапшыруларны тагын 20 ел кабатларга була!  Ябылу буенча да миннән берни дә тормый. Ничек әйтәләр – мин шулай эшлим. Сәбәпләрен белмим», – дип хәбәрли алып баручы.

Әлеге хәбәрне ишетергә ничек кенә авыр булмаса да, Ләйлә Дәүләтова бирешми. «Кулымда балам. Ул миңа ышана. Безнең әле яшисебез бар, минем әле яңа эш эзлисем бар... » – ди Ләйлә.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @leyla_davletova

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ТНВда АДЭМ белэн ХАВА тапшыруы ябыла. Сезгэ эйтэсе яналыгым менэ шушы иде...Бу хэбэрне беренче тапкыр ишеткэч узем дэ шаккаттым , кайгырдым , куп йокысыз тоннэр уткэрдем дуслар ? Берни ишетэсем килми, Килми берни курэсем. Яшэу дэртем булмаса да, Килми кебек улэсем...дип кунелсез пост язып куйган чаклар нэкъ шул вакытлар иде. Лэкин миннэн берни дэ тормый. Тнв нын беренче коннэреннэн бирле мин бу тапшыруны эшлэдем. Узем уйлап чыгарган проект. 20 ел буена ин кечкенэ гонорар белэн ин рейтинглы тапшыру ясадым. Эле бу тапшыруларны тагын 20 ел кабатларга була! Танылган шэхеслэрнен юбилее булганда да , ниндидер истэлекле даталарда да! Хэтта зур шэхеслэр якты доньядан киткэндэ дэ ? Хэтерегездэ булса Туфан Миннуллин, Илхам Шакиров , Элфия Афзалова, Хания Фэрхи, Шэфэгать Салихов, Исламия Махмутовалар мэнгелеккэ кучкэн конне дэ нэкъ шушы тапшырулар кабатланды. Чонки Адэм & Хава ны мин ботен йорэгемне биреп , геройны хэръяклап ачып, матур итеп эшли идем. Танылган шэхеслэребез дэ мина ихластан ышанып , чын кунелдэн сойлэде. Мен рэхмэт аларга ? Мин хэрбер героемнын ин матур якларын гына ачарга тырыштым. 20 ел буе ТНВ да эшлэп, халыкка искиткеч матур тапшырулар курсэтергэ рохсэт биргэне очен Илшат Юныс улы Аминовка бик рэхмэтлемен! Ябылу буенча да миннэн берни дэ тормый. Ничек эйтэлэр -мин шулай эшлим. Сэбэплэрен белмим , шуна курэ барлык сорауларыгызны да И.Аминовнын узенэ юллый аласыз ! Нэкъ мэзэктэге сыман , остэгелэргэ виднее! Тамашачыларым белэн хэзер инде сэхнэдэ очрашырбыз . 9 январьда Филармониядэ АДЭМ & ХАВА йолдызлары концертында котеп калам сезне дусларым! Берничэ атна гына калды, билетлар алып калуыгызны утенэм! Афиша узган постта! Энием эйтмешли, минем сынарга да , сыгылырга да хакым юк. Кулымда балам. Ул мина ышана. Безнен эле яшисебез бар, минем эле яна эш эзлисем бар... Унышлы коннэр Сезгэ Дусларым? Юлыгызда яхшы кешелэр генэ очрасын , язмышыгыз Сезгэ бэхетле сюрпризлар гына эзерлэсен ? #лейладавлетова #поэтесса

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк