Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова: «Оят булса да әйтим»

3-7 апрель көннәрендә Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драмы театрының гастрольләре булды. 7 апрель көнне алар «Бәхет хакы» дип исемләнгән спектакль күрсәттеләр. Анда барыбызга да таны...

3-7 апрель көннәрендә Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драмы театрының гастрольләре булды. 7 апрель көнне алар «Бәхет хакы» дип исемләнгән спектакль күрсәттеләр. Анда барыбызга да таныш Фидан Гафаров та катнаша. Бу хакта Ләйлә Дәүләтова да үзенең инстаграмында язып чыкты. Бу әсәр Фидан абый тормышыннан алып, махсус язылган икән. «Бу спектакльне Башкорт театры ел саен 1 тапкыр Камал театрында куя! Фидан абый инде 5 ел рәттән карарга чакырган иде! Гел җай чыкмады! Фидан абый үзе пригласительный биреп чакырды дип сөенеп, аның белән бергә эшләвемә шатланып, горурланып утырдым! Оят булса да әйтим, минем беркайчан да Фидан абый уйнаган спектакльләрне караганым юк иде. Ул бит әти-әниемнең яраткан артисты, ә безнең буынга эләкмәде...», дип яза Ләйлә. Фидан абый үзе спектакль буе, килде микән теге кызый, дип уйлап чыккан. «Фидан абый! Сез ‒ легенда! Сез ‒ чын шәхес!», дип тә язган Ләйлә Дәүләтова.

Ә сез бу спектакльне карадыгызмы, нинди фикерләрегез бар?

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кичэ Камал театрында искиткеч шэп спектакль булды! БЭХЕТ ХАКЫ !??? тын да алмыйча карадык ! Еладык рэхэтлэнеп ? Фидан абыйнын уз тормышыннан алып, анын очен махсус язылган ! Бу спектакльне Башкорт театры ел саен 1 тапкыр Камал театрында куя! Фидан абый инде 5 ел рэттэн карарга чакырган иде! Гел жай чыкмады! Фидан абый узе пригласительный биреп чакырды дип соенеп, анын белэн бергэ эшлэвемэ шатланып ,горурланып утырдым! Оят булса дэ эйтим, минем беркайчан да Фидан абый уйнаган спектакльлэрне караганым юк иде ? Ул бит Эти-Эниемнен яраткан артисты, э безнен буынга элэкмэде... Спектакль бара, э мин килде микэн теге кызый ,дип, уйлап торам дип, колдерде Фидан абый ? Килуенэ шулай шатланалар икэн, кырык эшне ташлап , хэрбер жиргэ соенэ -соенэ барырга була! Рэхмэт СЕЗГЭ ФИДАН абый?? Сез-легенда! Сез-чын шэхес! Яратам Сине @kamalteatr ? Кемнэр карады бу спектакльне? Нинди фикерлэрегез бар ? Языгыз эле ? #фидангафаров#лейладавлетова #поэтесса #телеведущая #всемудачногодня??

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк