Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова: «Сагындым Сине...»

Быелгы җәй артык кояш нурлары белән назламады. Шул сәбәпле күпләр җәй җылысын һаман да сагыналар. Ләйлә Дәүләтова да шундый кешеләр санына керә. Узган көнне шагыйрә инстаграмына җәйне сагынып пост ур...

Быелгы җәй артык кояш нурлары белән назламады. Шул сәбәпле күпләр җәй җылысын һаман да сагыналар. Ләйлә Дәүләтова да шундый кешеләр санына керә.

Узган көнне шагыйрә инстаграмына җәйне сагынып пост урнаштырган. «Сагындым Сине... Синең елмаюыңны, синең җылылыкны, синең назларыңны...Синең кадереңне дә белеп бетермәгәнмендер кебек, синнән зарланып упкәләткәнмендер кебек...Без хатын-кыз шундый бит инде... Безгә берничек тә ярап булмый... Син булгандагы рәхәтлекне, шатлыкны, сабый бала сыман куанышып уйнауларыңы сагындым. Яңадан әйләнеп кайтсаң, мин сине яратып туялмас идем. Эх, бик САГЫНДЫМ сине, җәй...», – дип язган ул.

Ләйләнең укучылары аңа ашыкмаска куша: алда ап-ак карлы кыш көтә. «Кышның үз матурлыгы... Яңа елга исем китми минем никтер хәзер. Ә менә салкынча көнне урманга барып шуасың бит очлары кызарганчы. Аннары җиләкле, төрле яфраклар салып ясаган чәй эчәсең. Күңел тыныч, сау-сәламәт булганда, кайсы вакыт та рәхәт», – дип фикере белән бүлешә бер ханым.

Сез дә җәйге җылы көннәрне сагынасызмы? Әллә кышны зарыгып көтәсезме?

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @leyla_davletova

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сагындым Сине...?? Синен елмаюынны , синен жылылыкны, синен назларынны...Синен кадеренне дэ белеп бетермэгэнмендер кебек, синнэн зарланып упкэлэткэнмендер кебек...Без хатын - кыз шундый бит инде...Безгэ берничек тэ ярап булмый...Син булгандагы рэхэтлекне , шатлыкны , сабый бала сыман куанышып уйнауларны сагындым. Янадан эйлэнеп кайтсан, мин сине яратып туялмас идем ? Эх, бик САГЫНДЫМ сине жэй... #лейладавлетова #поэтесса #телеведущая #человекпраздник #всемсладкихснов?

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк