Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова: «Төне буе йокламыйча борчылып чыктым»

Ләйлә Дәүләтова «Яңа гасыр» телеканалындагы популяр «Адәм белән Һава» тапшыруын алып бара. Шул тапшыру чыкканнан соң, Ләйләнең директына төрле эчтәлектәге хатлар килә икән. Мактаганнары күп, әлбәттә,...

Ләйлә Дәүләтова «Яңа гасыр» телеканалындагы популяр «Адәм белән Һава» тапшыруын алып бара. Шул тапшыру чыкканнан соң, Ләйләнең директына төрле эчтәлектәге хатлар килә икән. Мактаганнары күп, әлбәттә, ләкин геройларны сүгеп язганнарын укыгач, алып баручының йөрәге әрни.

«Бүген дә төне буе йокламыйча борчылып чыктым. ‒ Сез беләсезме бу гаилә чынлыкта нинди?, ‒Ул бит кеше талап акча эшли?, ‒ Монысы бит теге белән гуләйт итә һәм тагын бик күп, бик күп гайбәтләр. Дусларым, ышаныгыз зинһар, мин үземнең геройларым турында сез язганнан да күбрәк беләм! Ләкин минем максатым ‒ башкаларның начар ягын эзләп йөрү түгел, үз гаиләбезне, үзебезне, үз уйларыбызны яхшы якка үзгәртү, чистарту белән шөгыльләник! Монысы күпкә файдалырак, гөнаһсызрак, саваплырак. Беребез дә фәрештә түгел, авылдан килеп ничек тә кешечә яшәргә маташучы гап-гади адәм балалары», дип яза Ләйлә Дәүләтова инстаграм аккаунтында.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бу сузлэрне куптэн язарга хыяллана идем.. Хэрбер Адэм Хава тапшыруыннан сон, директка торле эчтэлектэге хатлар ява башлый...Мактаганнары бик куп элбэттэ, лэкин минем геройларымны сугеп язганнарын укыгач, йорэгем эрни..Буген дэ тоне буе йокламыйча борчылып чыктым... -Сез белэсезме бу гаилэ чынлыкта нинди?.. -Ул бит кеше алдап акча эшли... -Монысы бит теге белэн гулэйт итэ... хэм тагын бик куп, бик куп гайбэтлэр... Дусларым, ышаныгыз зинхар, мин уземнен геройларым турында СЕЗ язганнан да кубрэк белэм! Лэкин минем МАКСАТЫМ - башкаларнын начар ягын эзлэп йору тугел, хэрбер гаилэнен матур ягын эзлэп табып халыкка курсэту! Шуна курэ башкаларнын кимчелеген эзлэу белэн тугел, уз гаилэбезне, узебезне, уз уйларыбызны яхшы якка узгэрту, чистарту белэн шогыльлэник! Монысы купкэ файдалырак, гонахсызрак, саваплырак ? Беребез дэ ФЭРЕШТЭ тугел, авылдан килеп ничек тэ кешечэ яшэргэ маташучы гап -гади адэм балалары ???????????????? шулай бит? Узегезне менэ бу хайваннарнын кайсысы белэн чагыштырыр идегез ? #лейладавлетова #поэтесса #телеведущая #всемудачногодня??

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк