Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтовадан ябыгу серләре

Популяр шагыйрә һәм алып баручы Ләйлә Дәүләтова организмны чистарту һәм ябыгу өчен файдалы киңәшләре белән уртаклаша. «Иртән ач килеш 1 стакан су эчү бик күп чирләрдән дәвалый. Кайнар суга 1 кашык чәй...

Популяр шагыйрә һәм алып баручы Ләйлә Дәүләтова организмны чистарту һәм ябыгу өчен файдалы киңәшләре белән уртаклаша. «Иртән ач килеш 1 стакан су эчү бик күп чирләрдән дәвалый. Кайнар суга 1 кашык чәй содасы салып эчу ябыктыра, төрле бактерияләрне үтерә, бик күп начар чирләрдән профилактика булып тора. Содадан ялыккач аны 1 кашык балга алыштырырга була. Ач килеш 1 стакан баллы су эчүнең файдасын әйтеп бетергесез!

Хич югы иртән гап-гади, кайнамаган салкын су эчәргэ кирәк!

Ярты сәгатьтән инде ашарга да ярый.

Суны яхшы кәеф , матур теләкләр белән, бисмилла эйтеп эчү – аның файдасын бермә-бер арттыра, көне буена җитәрлек яхшы кәеф бирә», – дип инста-дусларына матур теләкләр тели алып баручы.

Сәламәт булык, дуслар! Көннәрегез уңышлы, кәефләрегез һәрвакыт күтәренке булсын!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @leyla_davletova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк