Ләйлә кайткан!
Фидания апаның исемнәре күп аның – язучы Ләбиб Леронның хәләле ул, ди-джей, журналист Айсылу Лерон, инстаблогер Ләйләнең, улы Бәхтиярнең сөйкемле әнкәсе, укучыларының хөрмәткә лаек остазы да.., Шушы к...
Фидания апаның исемнәре күп аның – язучы Ләбиб Леронның хәләле ул, ди-джей, журналист Айсылу Лерон, инстаблогер Ләйләнең, улы Бәхтиярнең сөйкемле әнкәсе, укучыларының хөрмәткә лаек остазы да.., Шушы көннәрдә Фидания апа Лерон инстакөндәлегендә озак вакытка Балига киткән кызы Ләйләнең сәяхәттән кайтуы белән дә уртаклашты. Кара чутыр булып кайткан Ләйлә кызык иткән үзе – апасыннан кала кайтыр юлга чыгуын беркемгә дә әйтеп тормаган. Борчылмасын әти-әнием дигән! Ә әни күңелен алдап буламы инде, сизенгән Фидания апа, сизенгән! Көне буе бәлешләр-тәмлүшкәләр пешергән ул, күңел кыбырсаган чөнки. Әни йөрәге шулай бит инде ул – балаң планетаның икенче ягында, арада таулар-чакрымнар-океаннар булган нәүмәттә дә сизенә, барысын да тоя. Әле моңа өч бала үстерү тәҗрибәсе дә өстәлсәме! Шуңа, «белми әле дисеңме, сизми әле, дисеңме» дип йөреп булмый – әниләрнең йөрәк барометры бездән алда йөргәнен мыекка гына чорныйсы кала.
Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк