Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Таишева тел йотарлык пәрәмәч пешергән

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмында кызы белән чираттагы видео пәйда булды.  Бу юлы Ләйлә әбисе белән пәрәмәч пешергән. Ләйләне инстаграмда утыручылар үз-ара «тел бистәсе» дип йөртәләр. Чынна...

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмында кызы белән чираттагы видео пәйда булды.  Бу юлы Ләйлә әбисе белән пәрәмәч пешергән.

Ләйләне инстаграмда утыручылар үз-ара «тел бистәсе» дип йөртәләр. Чыннан да, кечкенә Ләйлә бер дә аптырап тормый: ничек уйлый, шулай сөйли. Әле алай гына да түгел, аның фикерләүе олы кешеләргә хас. Шул форсаттан, Ландышны укучылар Ләйләне яратып карыйлар. Видеоязмада Ләйлә әбисе белән пәрәмәч пешергәне хакында сөйли.

Хәйләкәр кыз әбисенә белдермичә шыпырт кына пәрәмәчләрне алып китәргә йөри. Әнисенә пышылдап, нидер сөйләгән була. Ландыш моны тыңлый һәм кызның җитезлегенә аптыраган кебек була. Кыскасы, үзегез бу видеоны карап, фикерегезне туплый аласыз.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк