Ләйсән Гимаеваны начар җырлауда гаеплиләр

Кичә кич Ләйсән Гимаева үзенең инстаграм аккаунтыда мөлаем бер фото урнаштырды. Шул фото астындагы негатив комментарийга игътибар иттек, берсе «Сиңа атказанган исеме алырга әле, голос не тот», ‒ дигән мәгънәле комментарий калдырган иде. Ләйсән аны алып аткан ахры, хәзер ул юк. Ләйсәннең тугры язылучылары аны якладылар, мәсәлән, шундый комментарий бар: «Голос именно тот, дияр идем мин. Ләйсән, сезнең җырларыгыз, иҗатыгыз күп темаларны үз эченә алган, йөрәккә үтеп керә торган, бик матур җырлар! «Рәхмәтем чиксез, әни» җыры күңелгә иң якыны! Иҗади уңышлар, гаилә бәхете сезгә!». Ләйсән Гимаеваны тамашачы яратып тыңлый, җырлары, тавышы матур.

Көнчелекле комментарийлар өчен генә кәефен төшмәсен, Ләйсән. Һәркемгә дә ярап бетеп булмый инде ул. Безне үзеңнең җырларың белән сөендереп тор.

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @leisan_gimaeva_official

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
414
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Айсылу Габдинова: Илфак Шиһаповның соңгы көннәре минем белән узды, аның нәрсә кичергәнен бик яхшы беләм
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы