Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаева ябыгырга булышам ди

Яңа ел бәйрәмнәрендә иң зыян күргән орган ашказаныдыр инде ул, хәрәкәт юк, ашау күп. Эшкәртелергә дә өлгерми, без кабат өстәл янына җыелабыз. Тырышып тоткан диеталарыбызның уңышы юкка чыга. Гыйнварның...

Яңа ел бәйрәмнәрендә иң зыян күргән орган ашказаныдыр инде ул, хәрәкәт юк, ашау күп. Эшкәртелергә дә өлгерми, без кабат өстәл янына җыелабыз. Тырышып тоткан диеталарыбызның уңышы юкка чыга. Гыйнварның берничә көне үтүгә ябыгу турында уйлый башлыйбыз.

Шатлыклы хәбәр җиткерегә ашыгабыз, Ләйсән Гыймаева ябыгырга булышам ди. «Кызлар, яңа ел бәйрәмнәрендә ашап арып ябыгу турында уйлана башладыгызмы? Шулай булса, директка языгыз. 5 нче январьдан бергәләп ябыгабыз», ˗ дип яза ул инстаграмында. Күмәк ябыгуның шартлары әйтелми, бары тик Ләйсәннең директына гына хәбәр салырга кирәк. Ашыгыгыз, дуслар.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк