Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаеваның кызы Кырымның «Лучистый» лагерында агуланган

Алданрак Ләйсән Гыймаева, кызлары савыккач, кире лагерьга кабул итмәүләре турында ачынып хәбәр иткән иде. «Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады... Кырымда «Лучистый» лагерында 57 кеше (52 бала,...

Алданрак Ләйсән Гыймаева, кызлары савыккач, кире лагерьга кабул итмәүләре турында ачынып хәбәр иткән иде.

«Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады... Кырымда «Лучистый» лагерында 57 кеше (52 бала, 5 әйдаман) агуланып, хастаханәгә эләгуе турында күпләрегез ишетте. Алар арасында безнең уртанчы кызыбыз да бар. 15 июльдэ хастаханәгә эләккән балаларның хәле 2-3 көннән соң яхшырды, ләкин... аларны хәзер хастаханәдән чыгармыйлар! Балаларның җәйге ялларын дәвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә.

Бүген тагын бер яңалык килеп иреште ‒ аларны «Лучистый» лагеры җитәкчелеге яңадан лагерьга кабул итмәячәк, янәсе бу балалар сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул уңайдан, якшәмбе, 21 июльдә махсус рейс белэн балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгән. Без, ата-аналар уйлавынча, балаларны лагерьга кертмәү алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмадылар? Ә хәзер балалар савыккан нигә лагерьга кабул итмиләр? Алар көн дә елап әти-әниләренә шалтырата, «без терелдек», «без сәламәт», «яңадан лагерьга барасыбыз килә» диләр... @damirfattakhov министр хәтле министр балалар янына барып бу хәлгә ачыклык кертә алмагач, кемнән ярдәм көтәргә? Ә безнең балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итәсе, диңгездә коенасылары килә...» ‒ дип язган ул.

Бу хакта тулырак: intertat

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады... Кырымда «Лучистый» лагерында 57 кеше ( 52 бала, 5 вожатый) агуланып больницага эләгуе турында куплэрегез ишетте. Алар арасында безнең уртанчы кызыбыз да бар. 15 нче июльдэ больницага элэккэн балаларның хэле 2-3 коннэн соң яхшырды, лэкин... аларны хэзер больницадан чыгармыйлар! Балаларның җэйге ялларын дэвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә. Буген тагын бер яңалык килеп иреште- аларны «Лучистый» лагеры җитэкчелеге яңадан лагерьга кабул итмәячәк, янэсе бу балалар сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул унайдан, якшэмбе 21 июльдэ махсус рейс белэн балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгэн. Без, ата- аналар уйлавынча, балаларны лагерьга кертмэу алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмадылар? Ә хэзер балалар терелгэч нигэ лагерьга кабул итмилэр? Алар көн дә елап эти- энилэренэ шалтырата, «без терелдек» , «без сәламәт» , «яңадан лагерьга барасыбыз килэ» дилэр... @damirfattakhov министр хэтле министр балалар янына барып бу хэлгэ ачыклык кертэ алмагач кемнэн ярдэм көтэргэ? Э безнең балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итэсе, дингездэ коенасылары килә... ? @doluchistii

Публикация от Певица Лейсан Гимаева (@leisan_gimaeva_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк