Логотип
Хәбәрләр

«Лада гранта» автомобилен кем отты? «Бәллүр каләм» XXII бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр дипломнар, «Бәллүр каләм» статуэткалары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXII бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Һөнәри б...

Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр дипломнар, «Бәллүр каләм» статуэткалары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXII бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Һөнәри бәйгегә бүген «Пирамида» комплексында нәтиҗә ясадылар.

Конкурс «Эшкә тугрылык өчен», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив аша караш», «Туган тел» номинацияләре буенча үткәрелде. «Елның иң яхшы редакциясе» номинациясендә «Казан» журналы, «Челнинские известия» газетасы җиңү яулады. «Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә Камил Кәримов җиңүгә иреште.

«Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәмматова һәм «Эфир» телекомпаниясе журналисты Алексей Кулешов (вафатыннан соң) «Елның иң яхшы журналисты» номинациясендә җиңде. «Объектив аша караш» номинациясендә Алексей Вангаев («Таң» газетасы Алексеевск районы), Ринат Сафин («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе) җиңү яулады.

«Туган тел» номинациясендә Юлия Дәүләтбаева («Туган як» газетасы, Октябрьский шәһәре, Башкортстан Республикасы) җиңүгә иреште.

2019 елгы махсус проектлар – «FIFA Футбол буенча дөнья чемпионаты – 2018», «Россия Федерациясендә волонтер елы», «Татарстан Республикасында Лев Толстой елы» һәм «Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел». «FIFA 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты» номинациясендә ФГУП ВГТРК «ГТРК «Татарстан» филиалы җиңде. «Россия Федерациясендә волонтер елы» номинациясендә «Кайбыч таңнары» газетасы («Кайбицкие зори») җиңүче дип игълан ителде.

«Татарстан Республикасында Лев Толстой елы» номинациясендә «Мамадыш ТВ» телеканалы, «Мамадыш информ» җиңде. «Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел» номинациясендә «Әдәби хәзинә» тапшыруының иҗат төркеме, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе бүләкләнде. Аларны ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәбрикләде.

Бәйрәмнең иң соңгы кульминацион ноктасы Гран-при иясен игълан итү булды. Гран-при бүләге - Татарстан Президентыннан «Лада гранта» автомобиле ачкычлары «Татарстан» ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәровка тапшырылды. Аның исемен ТР Премьер-министры Алексей Песошин игълан итте.

Хөкүмәт башлыгы ММЧ вәкилләрен Матбугат көне белән тәбрикләде. «Татарстан журналистикасында талантлы, иҗади, җаваплы кешеләр эшли. Ышанам: яңа массакүләм мәгълүмат чаралары үсеше чорында басма матбугат элеккечә актуаль булып, аңа ихтыяҗ сакланачак, һәрвакытта эш сыйфаты, нәтиҗәлелеге үрнәген күрсәтәчәк», - диде.

Каләм ияләрен «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Татарстан журналистлары берлеге рәисе Илшат Әминов та тәбрикләде.

Быел бәйгегә рекорд күләмдә 1,5 меңнән артык эш тапшырылган булган. Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр дипломнар, «Бәллүр каләм» статуэткалары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Гомуми премия фонды 360 мең сум тәшкил итә. Номинацияләрдә җиңүчеләргә премияләр 40 мең сум, «һөнәргә тугрылык» номинациясендә 80 мең сум тәшкил итә.

Конкурсны оештыручылар – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Журналистлар берлеге. 

Гөлнар Гарифуллина

Фото: @kuzmintatmedia

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк