Логотип
Хәбәрләр

Лаеш Сабан туенда National Geographic телеканалы өчен фильм төшергәннәр

Лаеш шәһәрендә Сабан туенда National Geographiс телеканалы журналистлары эшләгән, ә абсолют батырга тәкә һәм суыткыч тапшырганнар, дип хәбәр итә Лаеш районы матбугат хезмәте. АКШның National Geograph...

Лаеш шәһәрендә Сабан туенда National Geographiс телеканалы журналистлары эшләгән, ә абсолют батырга тәкә һәм суыткыч тапшырганнар, дип хәбәр итә Лаеш районы матбугат хезмәте.

АКШның National Geographic телеканалы журналистлары Казандагы мундиаль матчлары алдыннан күрсәтү өчен Сабан туе турында фильм төшергән. Моңа кадәр алар Калининград, Мәскәү һәм Волгоградта булган инде.

Сабан туенда гер күтәрү, турникта күтәрелү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык сугышы кебек ярышлар үткәрелгән, ә келәмдә батырлар бил алышкан. Сәхнәдә Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Вил Усманов, Радик Шәрифҗанов һәм «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаган.

Лаеш урман хуҗалыгы директоры Руслан Газизуллин Лаеш Сабан туеның абсолют батыры дип табылган. Аңа тәкә һәм суыткыч тапшырганнар. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк