Логотип
Хәбәрләр

Ландыш Нигъмәтҗанова чын татар балалары үстерә

Татарда Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова исемле артистларны белмәгәннәр юктыр. «Салават күпере» журналына материал әзерләгән вакытта аларның гаиләсе белән якынрак танышып, үзем өчен ачышлар ясады...

Татарда Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова исемле артистларны белмәгәннәр юктыр. «Салават күпере» журналына материал әзерләгән вакытта аларның гаиләсе белән якынрак танышып, үзем өчен ачышлар ясадым. Алар башкалардан әллә каян аерылып тора: тышкы кыяфәтләре дә күркәм: чибәр йөзле, озын буйлы, Ходай Тәгалә талантын да җәлләмәгән. Ә гаиләләрендә һәрвакыт җылы мөнәсәбәтләр хөкем сөрә, саф татар сөйләме яңгырый һәм бер-береңә карата хөрмәт сизелеп тора. Балалары да Инстаграмда гына меңләгән лайклар җыючы «йолдызлар» түгел, ә уйнап-көлеп, йөгерешеп йөрүче гап-гади сабыйлар булып чыкты. Акыллы һәм бик ихлас булулары белән үзләренә җәлеп итте алар. Ике сәгать эчендә яраттым шуларны...

Әңгәмә вакытында Ландыш ханым үзенең әни булуы хакында, балаларының яраткан әйберләре турында сөйләде (мәкаләне «Салават күпере»нең ноябрь санында укымый калмагыз!!!). Бигрәк тә игътибарны аның балалары белән татарча гына, бер урыс сүзе кыстырмыйча, ягымлы итеп сөйләшүе сокландырды. «Балаларның сөйләм телен үстерүдә нинди алымнар кулланасыз», ‒ дип сорагач та, ул: «Без өйдә гел татарча гына сөйләшәбез. Ялгыш кына уенга бирелеп, башка телләргә күчсәләр, «татарча сөйләшергә кирәк» дип, сүзне кирегә борам. Әйтеп тормыйча булмый... Хәзер бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирелмәсә, аннары соң булырга мөмкин. Шулай ук авылда яшәү дә тел үсешенә файдалы. Апрель-майдан бирле көзгә кадәр авыл җирендә торабыз, шунда балалар рәхәтләнеп кешеләр белән татарча аралашалар», диде. Сере бик гади икән бит, дуслар... Бала тәрбияләүне үзебездән башлыйк!

Автор: Зилә Хөснетдинова.

Фото: Рәмис Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк