Логотип
Хәбәрләр

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Гафу итегез, андый хатын кирәкми...»

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграм аккаунтында шактый кызыклы һәм катлаулы мәсьәләләр күтәрә. Яраткан тамашачылары һәм аның тормышын күзәтеп торучылар өчен җ...

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграм аккаунтында шактый кызыклы һәм катлаулы мәсьәләләр күтәрә. Яраткан тамашачылары һәм аның тормышын күзәтеп торучылар өчен җырчы еш кына ачык аралашу форматында сораулар тәкъдим итә.

Күптән түгел Ландыш гаилә кору мәсьәләсенә кагылышлы үз фикерләре белән уртаклашты. Җырчы дөньяның үзгәрүе хакында уйлана. «Элек 25 генә кияүгә чыксаң, у-у картаеп кына чыккан диләр иде, ә хәзер...30 да чыксаң – әйбәт инде». Ни өчен шулай соң? Агач төптән чери дигән кебек, Ландыш та бу мәсьәләнең башлангычын әти-әниләрнең ялгышыннан күрә: «Әни белән әти эш эшләтмичә, хәтта әнисе савыт сабаларын да үзе юып, «Ял ит, кызым, арыгансыңдыр, укудан кайттың бит», – диючеләр дә бар. Аннары, гафу итегез, андый хатын кирәкми, аяк бөкләп утыра торган...»

Ландыш белән килешәсезме, дуслар?

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк