Ландыш Нигъмәтҗанованы котлыйбыз!

Бүген татар эстрадасында шатлыклы вакыйга – популяр җырчы, 3 бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова мактаулы исемгә лаек булды. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары белән Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстанның Атказанган артисты исеме бирелде.
«Чиксез рәхмәтләремне яраткан тыңлаучыларыма, «Барс-Медиа» компаниясенә, хөкүмәт җитәкчелегенә белдерәсем килә. Алга таба да зур уңышлар көтсен безне», – дип яраткан тамашачылары белән шатлыгын уртаклаша артист.
Ландышны ихлас күңелдән зур казанышы белән котлыйбыз, алдагы иҗат юлында уңышлар телибез!
Алсу Габдуллина
Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан